Гомер көзе кояшлы
Тыл һәм хезмәт ветераны Җәмилә Хәйретдинова шушы көннәрдә 90 яшен билгеләде. Җәмилә апа олы юбилеен дүрт баласы, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы янәшәсендә каршылый. - Аллага шөкер, балаларым тырыш, тәүфыйклы, акыллы, миһербанлы булып үстеләр, - ди Җәмилә Мөхәмәтзакировна. Башкортстанның Бакалы районы Килькабыз авылында күпбалалы гаиләдә туган кыз хезмәт сөючән булып...
Тыл һәм хезмәт ветераны Җәмилә Хәйретдинова шушы көннәрдә 90 яшен билгеләде.
Җәмилә апа олы юбилеен дүрт баласы, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы янәшәсендә каршылый.
- Аллага шөкер, балаларым тырыш, тәүфыйклы, акыллы, миһербанлы булып үстеләр, - ди Җәмилә Мөхәмәтзакировна.
Башкортстанның Бакалы районы Килькабыз авылында күпбалалы гаиләдә туган кыз хезмәт сөючән булып үсә. Авылда 6 сыйныф белем алганнан соң, хезмәт биографиясен башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Пермьдә хезмәт куя, ир-атлар гына эшли алырлык урман кисү, солдатларга итек басу япь-яшь кыз җилкәсенә төшә. Колхоз фермасында сыер савучы, бозау караучы булып эшләүче уңган кызга Мөҗәһит исемле егет гашыйк була. Алар бергә яшәү дәверендә гомер юлында очраган барлык шатлык-кайгыларны бергәләп кичерәләр. 40 елдан артык эш стажы булган Җәмилә пенсиягә чыккач та медпунктта санитар булып хезмәт куя. Фидакарьлегенә лаеклы бәя - күпсанлы Мактау грамоталары һәм медальләре.
- Өченче бала тугач, Мөҗәһит Стәрлетамактагы авыл хуҗалыгы техникумында өч ел укыды. Берүземә гаиләне тартып бару җиңел булмады, - дип искә ала Җәмилә апа. - Тормыш иптәшем сугыштан соңгы елларда совхозда идарәче, ферма мөдире, агроном, председатель булып эшләде.
Җәмилә апа 23 ел элек Менделеевскига күчеп килә. Бүген ул кызы Роза белән яши.
- Әниебез тегү-чигү, бәйләмгә оста. Җыр-бию ярата, оста гармунчы да, - ди Роза, әнисенең яшьлек еллары турындагы истәлекләрен барлап. - Әтиебез 1943 елдан 1946 елга кадәр яу кырында була. Туган ягына сул кулы яраланып кайта, 52 яшендә бакыйлыкка күчә.
Менделеевскида рәссам буларак танылган кызы Лилия дә сүзгә кушыла:
- Әниемнең абыйсы сугышка кадәр Мәскәүдә эшләгән. Ул сеңлесенә биек үкчәле матур аяк киемнәре алып кайткан. Әниебез күлмәкләрне үзе текте, зәвыклы итеп киенә дә иде. Күршеләре аны үз итеп "Московская" дип йөрткәннәр.
Ветеранның кызы Роза Мөҗәһитовна лаеклы ялда. Ул Яңа Менделеевск химия заводында смена начальнигы һ.б.вазифаи эшләр алып барган. Ике улы Түбән Камада һәм Казахстанда яши.
Юбилярны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина котладылар. Рөстәм Зиннурович Җәмилә апага Рәхмәт хаты, Рәсәй Президенты Владимир Путин открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Асия Мөхәммәтханова
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.2200
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.2600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.2400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.2300
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика