Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер юлыннан күңел күтәренкелеге белән

40 елга якын балаларга белем биргән хезмәт һәм педагогика ветераны Анна Михайловна Зыкова якыннары янәшәсендә 85 яшьлек юбилеен каршылады. Анна Михайловна үзен мөгаллим һөнәренә багышлау хыялын гаилә корып үз балалары булгач кына тормышка ашыра. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый һәм география укытучысы эшенә алына. Беренче белгечлеге - фельдшерлык тормыш...

40 елга якын балаларга белем биргән хезмәт һәм педагогика ветераны Анна Михайловна Зыкова якыннары янәшәсендә 85 яшьлек юбилеен каршылады.
Анна Михайловна үзен мөгаллим һөнәренә багышлау хыялын гаилә корып үз балалары булгач кына тормышка ашыра. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый һәм география укытучысы эшенә алына. Беренче белгечлеге - фельдшерлык тормыш иптәше Александр Клунок белән танышуга сәбәп була. Аларның юллары 1948 елда юллама белән Бондюгка эшкә урнашу белән очраша. Александр Николаевич, һөнәренең остасы буларак, ихтирам казанган табиб. Ул бар көчен, вакытын бондюглылар сәламәтлеген ныгытуга багышлый. Тик гомере генә иртә өзелә: хезмәт урынында авыр инфаркттан вафат була. Анна Михайловна утыз ел аның турында якты хатирәләрен барлап яши. Улы Игорь һәм кызы Маргарита белән очрашу еш кына бергә гомер иткән чорларны искә алуга кайтып кала. Алар тату, бәхетле гаиләдә тәрбияләнеп үскәннәр һәм әтиләрен сагынып искә алалар. Игорь Александрович Казанда авиация институтын тәмамлаган, инженер, гаиләсе белән Рыбинскида яши. Менделеевскида гомер итүче Маргарита белән кияве Валерий - әниләренең беренче таянычы. Сәламәтлеге какшаган ветеранның бар мәшәкатьләрен үтәргә әзер торучы оныклары, оныкчыгы бар. Күп еллар укучылар белән аралашкан, үзен тәрбия эшенә багышлаган Анна Михайловна алар өчен иң яраткан әби һәм сердәш.
- Яшьли тол калдым, авыр кайгыдан хезмәтем һәм оныкларымны кайгырту коткарды. Коллегаларым, ышанычлы ахирәтем Людмила Косякова җилкәсенә таяндым. Без дуслыгыбызның "алтын" юбилеен билгеләдек. Хәзер дә якын аралашабыз, бер-беребез өчен терәк булып яшибез, - дип сөйли ул.
Анна Михайловна, кызыксынучан холыклы буларак, яраткан шөгыленә - китап укуга күп вакыт бирә, сканвордлар чишә. Ул төшенкелеккә бирелми һәм картлыгының тыныч үтүенә шатлана.
Юбилее көнендә ветеранны котларга килгән "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина Анна Михайловнага җылы сүзләр адресладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран