Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомернең алтын көзләре...

1 октябрьдә без Халыкара өлкәннәр көнен билгелибез. Бу дата - өлкән буын кешеләренә аларга ничә яшь икәнен искә төшерү түгел, ә әтиләребезгә һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга район үсешенә керткән зур өлешләре, намуслы хезмәтләре һәм тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен әйтү мөмкинлеге. Сез безнең өчен һәрвакыт...

1 октябрьдә без Халыкара өлкәннәр көнен билгелибез. Бу дата - өлкән буын кешеләренә аларга ничә яшь икәнен искә төшерү түгел, ә әтиләребезгә һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга район үсешенә керткән зур өлешләре, намуслы хезмәтләре һәм тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен әйтү мөмкинлеге.
Сез безнең өчен һәрвакыт гаделлек һәм намуслылык, җаваплылык һәм патриотизм үрнәге булып каласыз. Сезнең батыр тормыш юлыгыз белән горурланабыз, бүген дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгызны, уңышлы башлангычларны хуплавыгызны, күркәм эшләрегез белән яшь буынга өлге булып торуыгызны югары бәялибез.
Өлкән буын кешеләренә кадер-хөрмәт күрсәтү бер көнлек тантана, бәйрәм эше генә булып калмыйча, һәрберебезнең көндәлек бурычына әверелсен иде.
Кешенең өлкән яшен алтын көзгә тиңлиләр. Бу - акыл һәм зирәклек, тәҗрибә туплаган чор. Өлкән яшьтәге менделеевлылар "картлык" дигән төшенчәне ничек аңлыйлар, буш вакытларын ничек үткәрәләр - без шул турыда сорашып белештек.

"Гомер үренә мендем"
Камай авылында яшәүче хезмәт ветераны Мансур Гыйләҗиев шулай ди.
- Мин пенсиягә чыкканчы һәм аннан соң да колхозда эшләдем. Тракторда, комбайнда йөрдем. Ул вакыт мизгел кебек кенә узып та киткән. Хәзер үземне гомер үрендә дип хис итәм. Үткәннәремне анализлыйм, яшьлегем хатирәләрен күңелем аша уздырам. Кызганыч, янәшәмдә тормыш иптәшем юк. Аның вафатына 15 ел. Ә мин балаларыма - улыма һәм кызыма, биш оныгыма кирәк. Камайда улым гаиләсендә яшим. Иртән оныкларымны мәктәпкә озатам, хуҗалык эшләрен карыйм, балаларны укудан каршы алам. Әле шәһәргә кызыма кунакка килгән идем. Күчтәнәчкә ипи алып кердем. Балачагым сугыш елларына туры килде, ипигә туймаган чакларым бар иде. Шуңа күрә ипидән дә олы ризык юк дип исәплим. Теләгем дә бер: сугышлар кабатланмасын, яшьләрнең киләчәге тыныч, өлкәннәрнең картлыгы имин булсын.
Көннәрем мәшәкать белән тулы
Мария Серебрякова:
- Тормышыма зарланмыйм. Янәшәмдә кызым, оныкларым һәм биш оныкчыгым. Ялгызларга кыендыр. Ә минем көннәрем мәшәкать белән тулы. Менә бүген оныкчыгым Арсений балалар бакчасына бармады, өйдә аның белән мин калдым. Пенсия яше - үзеңне тулаем туганнарыңа һәм якыннарыңа, бакчада эшләүгә, ахирәтләрең белән аралашуга багышлау вакыты.
Ходай сәламәтлектән аермасын
Ижёвкада яшәүче Фалих Каюмов редакциягә йомыш белән кергән иде. Без аның да фикерен язып алдык.
- Ходай сәламәтлектән аермасын иде дим. Авыра калсаң (ә минем авариядән соңгы яралар һәрвакыт үзен сиздерә), район больницасында табибларга эләгүе бик кыен. Матавыклык регистратурадан ук башлана. Күз табибы булмау да борчый. Акча түләп күрше шәһәр больницасына мөрәҗәгать иттем.
Тормышымның мәгънәсе
- Өч ай элек яшәешемнең яме, тормышымның мәгънәсе - оныкчыгым Артем туды, - ди Алевтина Дубровская. - Хәзер картлыгым турында уйларга вакыт юк. Элегрәк ветераннар хорына йөрдем, сәламәтлегем какшау сәбәпле, бу шөгылемне калдырырга туры килде. Ләкин кул кушырып утырмыйм: китаплар, газеталар укырга яратам. Мелодрамаларга һәм детективларга өстенлек бирәм, 1987 елдан бирле районканы алдырам. Телевизор карыйм, танышларым белән аралашам. Миңа калса, кешенең һәр чоры - күңел халәте. Утыз яшьтә картайганнар да була, сиксәндә дә йөрәге яшьләр...
Югалтулар вакыты
Рәфкат Идрисов:
- Ике ай элек 40 елга якын бергә яшәгән тормыш иптәшем Рабиганы соңгы юлга озаттым. Якыннарың белән хушлашуы, ялгыз калуы бик авыр...
Күбрәк хәрәкәтләнергә
Валентина Чарина:
- Ун ел элек игезәк туганым белән Менделеевскида төпләндек. Менделеевскины пенсионерлар өчен уңайлы шәһәр дип исәплим. Монда шәһәрнең теләсә кайсы почмагына җәяү барырга була.
Тормышымның күп өлеше актив хәрәкәттә үтте. Хәзер дә хәрәкәтләнергә тырышам. Без укырга да яратабыз. Туганым китапханәгә йөри, ә мин район газетасына өстенлек бирәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Гомернећ алтын кљзлђре...