Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомуми йорт ихтыяҗлары: бергәләп тәртип урнаштырабыз

Роза Шәрәфиева, Вәсилә Мортазина Гомуми йорт ихтыяҗларына өстәмә түләүләр белән ризасызлык белдереп, шәһәрлеләрдән редакция адресына күпсанлы хатлар һәм шалтыратулар килә. Бу проблема район муниципалитеты, идарәче компанияләр, кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре, прокуратура, йорт комитетлары, массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә. Теманы дәвам итеп, без газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләүдә ярдәм...

Роза Шәрәфиева, Вәсилә Мортазина
Гомуми йорт ихтыяҗларына өстәмә түләүләр белән ризасызлык белдереп, шәһәрлеләрдән редакция адресына күпсанлы хатлар һәм шалтыратулар килә.
Бу проблема район муниципалитеты, идарәче компанияләр, кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре, прокуратура, йорт комитетлары, массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә. Теманы дәвам итеп, без газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләүдә ярдәм итәргә булдык.
ОДН ничек исәпләнә?
Гомумйорт ихтыяҗларына кайнар һәм салкын суга, баскыч мәйданчыкларын, лифтлар һәм башка гомумкуллану урыннарын яктыртуга чыгымнар керә. Бу чыгымнар күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләр җилкәсенә төшә.
Химиклар урамының 5 нче йортында яшәүче И.Сөләйманова һәм И.Кораблеваны ОДНның ни өчен фатир мәйданы буенча билгеләнүе борчый. "Моның шулай икәнлеген белергә телибез. Мисал өчен, мин бер бүлмәле фатирда ялгызым яшим. Суга ОДНны артык торак мәйданына түлим. Торак мәйданының суга кагылышы юк бит. Су белән тәэмин итүгә ОДН фатирда яшәүчеләр исәбеннән булырга тиеш дип саныйбыз!"
Газета укучылар соравына Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева җавап бирә. Аны бераз кыскартып бирәбез.
"Күпфатирлы йортта салкын суны исәпләү приборы булганда, гомуми күләмнән фатирдагы исәпләү приборлары буенча билгеләнгән салкын су күләме алына, аннан фатирларында исәпләү приборлары булмаган гражданнар өчен норматив буенча билгеләнгән салкын су күләме алына.
Аннан соң, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә калган су күләме (гомумйорт ихтыяҗларына) күпфатирлы йортның гомуми мәйданында һәр фатир өлешенә пропорциональ бүленә. Торак булмаган биналар өчен исәп-хисап та шулай ук башкарыла. Билгеләнгән кагыйдәләр кайнар су һәм су бүлеп бирү буенча да шундый исәпләү тәртибен күзаллый.
ОДН исәпләүне киметү өчен без йортларда яшәүчеләргә шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен законда билгеләнгәнчә һәр айда бер үк вакытта (23 еннән 25 числога кадәр) язып алуны тәкъдим итәбез. Приборлардагы чын күрсәткечләрне алырга һәм фатирдагы приборларның техник яктан төзеклеген күзәтеп торырга кирәк".
Күп фатир хуҗаларын ОДНның кабат исәпләнүе гаҗәпләндерә. Кабат исәпләү йорттагы фатирларның барлык приборлары күрсәткечләре суммасы гомумйорт приборы күрсәткеченнән ким булганда килеп чыга. Менә шушы аерманы закон раслаган формула буенча барлык фатир хуҗаларына бүләләр. Ә чынлыкта, закон яклы менделеевлылар суга түләмәүчеләр өчен өстәмә түләгән булып чыга. Шулай булгач, суны урлаучылар яклана, ә түләүчеләр сумнар белән җәзалана.
Укучы дөреслек эзли
Безнең даими укучыбыз А.Овчаров та шул турыда яза. Узган елның языннан дөреслек эзләп кайда гына мөрәҗәгать итмәгән ул. Нигездә теләгән аңлатма урынына коммуналь служба хезмәткәрләренең законлы рекомендацияләренә таянган җавапларын ишеткән. Аның дүрт битлек хатын сораулары, исәпләүләре, тикшеренүләре белән бергә тулысынча урнаштыру мөмкинлеге юк. Берничә өзек кенә китерәбез.
"Гомумйорт милкенә кирәкле чыгымнарны анализлап, мин безнең башкаручыбызның гомумйорт милкен тәртиптә тотарга тиешле хезмәтләрне тулы күләмдә башкармавын аңладым. Бердәнбер гамәл - подъезд мәйданчыкларын, баскычларны юу һәм җыештыру, ләкин аны да фатирларыннан су алып, йортта яшәүчеләр үзләре башкара. Гомумйорт милкенә чыгымнар юк, гомуми йорттагы исәпләү приборы белән фатирлардагы приборларның күрсәткечләрен кушудан аерма бар. Ул контрольсезлектән барлыкка килә. Йортта фатирларындагы коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләмәүчеләр яши, кайберәүләр хәтта еллар дәвамында түләми. Башкалары төзексез, яки чыгымнарны киметеп күрсәтүче ватык приборлардан файдалана. Чынлыкта, бу фатир хуҗалары исәп-хисап үзәгендәге ведомостька үз күрсәткечләрен язмыйлар. Димәк, алар суны урлыйлар. Шулай итеп, угрылар җәзасыз кала, ә закон буенча яшәүчеләр алар өчен түли.
Бер генә нәтиҗә сорала: бурычлылардан катгыйрак таләп итәргә, ә исәпләнгән ОДН өчен өстәмә түләүчеләргә акчаларын кире кайтарырга. Гаделлек принципы гамәлгә кертелергә тиеш. ОДН проблемасы Россия һәм республика парламентларында тикшерелә. Дисциплиналы фатир хуҗаларының бөлгенлеккә төшерүче ОДН турында ризасызлык белдерүе закон чыгаручыларга барып җитте, алардан төгәл тәкъдимнәр таләп ителә."
Проблема бурычлылардамы?
"Нептун" идарәче компаниясе директоры Алмаз Искаков корреспондентыбыз белән әңгәмәдә бурычлылар белән проблема, ОДН исәпләүне тәртипкә салу турында сөйләде:
- Иң элек бурычлары булган фатир хуҗаларына карата профилактик чаралар кулланабыз. Исемлекләрне предприятиеләргә, диспетчерларга, прокуратурага җиткерәбез, подъездларга эләбез. Әгәр әңгәмәләр, очрашулар, рейдлар, бурычлары турында хәбәр итү ярдәм итми икән, материалны судка әзерлибез. Мисал өчен, 2012 елда 317 эш судка юлланды. Суд приставлары ярдәме белән җиде миллион сум җыелды, шулардан 2 миллион сум - хезмәт хакыннан һәм пенсияләрдән тотып калынды. Прокуратурада очрашу барышында Бердәм исәп-хисап үзәге, Социаль яклау, Мәшгульлек үзәге белән берлектә бурычлыларга ярдәм итү юллары эзләнә. Мөһим булганда, программага реструктуризация, субсидия бирүне кертәбез, эшкә урнашу белән ярдәм итәбез. Йорт комитетлары рәисләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әгәр алар җаваплы, инициативалы, гомуми эш өчен янып йөриләр икән, йортларында иминлек хөкем сөрә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү белән проблема юк диярлек.
Электр энергиясенә һәм су белән тәэмин итүгә ОДН өчен түләүгә килсәк, исәпләү приборлары күрсәткечләрен бирүне тәртипкә салырга кирәк. Әгәр йортта яшәүчеләр өч ай буена бу процедураны кире кага икән, без норматив буенча ОДН билгеләргә хокуклы. Гыйнвар аенда прибор күрсәткечләрен бирмәүче 106 фатирны ачыкладык, ә 18 фатирда беркем дә яшәми. Бу очракларда ОДН шулай ук норматив буенча исәпләнә. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү район хакимиятенең даими контролендә. Службаларның өзлексез эшләве, су һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәт күрсәтүче предприятиеләр эшчәнлегенә генә түгел, ә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүгә дә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета