Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гранит мәңгелеккә күпсанлы исемнәр язылды

10 нчы колония плацында Россиянең җинаять-башкарма системасы ветераннары, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә мемориаль такта ачуга багышланган тантаналы митинг булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев сугыш һәм тыл ветераннарын, учреждениенең шәхси составын, кунакларны тәбрикләде. Шулай ук җыелганнарны сәламләү сүзе белән 10 нчы колония...

10 нчы колония плацында Россиянең җинаять-башкарма системасы ветераннары, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә мемориаль такта ачуга багышланган тантаналы митинг булды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев сугыш һәм тыл ветераннарын, учреждениенең шәхси составын, кунакларны тәбрикләде. Шулай ук җыелганнарны сәламләү сүзе белән 10 нчы колония начальнигы эчке служба подполковнигы Рамил Нотфуллин, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев чыгыш ясады.
Мемориаль тактаны ачу хокукы колония җитәкчесе Рамил Нотфуллин һәм учреждение ветераннары советы рәисе Тамара Тунгусковага бирелде. Җиңүнең данлы датасын көтеп ала алмаганнар, әмма исемнәре учреждение һәм илебез тарихына язылганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Гранит тактада шундый сүзләр уеп язылган: "Үлемсезлеккә киткәннәргә! Бүген исән булганнарга!"
Тантана дәвамында сугыш һәм тыл ветераннары Билал Вәлиев, Пётр Кнутов һәм Леонид Сорвинга "Хезмәттәге казанышлары өчен" медале һәм чәчәкләр тапшырылды.
Дарина Тунгускова, Руслан Муллахмәтов, Марина Комарова башкаруында сугыш темасына җырлар бәйрәмнең бизәге булды. Чарада Түбән Камадан колониядә закон үтәлешенә күзәтчелек буенча прокурор Илдус Хәйруллин, Россия ЭЭМның район бүлеге начальнигы урынбасары Рәшид мадъяров, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина катнашты. Чара кыр кухнясын әзерләнгән чәй һәм солдат боткасыннан авыз итү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 10 нчы колония