Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Халык контроле: бәяне яшәүчеләр бирә

    Районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Очрашуда Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнары муниципалитетлары вәкилләре катнашты. "Халык контроле"нә килүче гаризаларны карау һәм анализлау җитди сөйләшү темасы булды. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апреленнән гамәлдә. Шул вакыт эчендә...

    Районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская булып китте.
    Очрашуда Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнары муниципалитетлары вәкилләре катнашты. "Халык контроле"нә килүче гаризаларны карау һәм анализлау җитди сөйләшү темасы булды.
    "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апреленнән гамәлдә. Шул вакыт эчендә республикада яшәүчеләрдән 21969 хәбәр алынды.
    - Теркәлүче гаризалар фотолар белән килә, - диде Сәрия Харисовна. - Тиешле службалар эшләрне башкару срокларын билгели. Кызганычка каршы, гаризаларның күпчелегенә "мотивацияле баш тарту" статусы языла. Мин кайбер мәсьәләләрне объектив сәбәпләр белән уңай хәл итеп булмавын аңлыйм. Гаризаларда муниципалитетлар эшчәнлеге чагыла һәм аларга бәяне халык бирә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мотивацияле баш тартуларның санын кыскарту кирәклеген аерым ассызыклады.
    Сәрия Сабурская һәр район буенча проблемалы мәсьәләләрне анализлады, җаваплылар белән әңгәмәдә аларны үтәү срокларын билгеләде.
    Менделеевск районы буенча 2014 ел башыннан балалар һәм ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү, юлларны норматив хәлгә китерү, подъездларны ремонтлау һәм башкаларга кагылышлы 14 гариза алынды. Аларның бер өлеше хәл ителде, икенчеләре тикшерелә. Мотивацияле баш тартулар юк.
    Рәхилә Мирзаянова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: