Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре коллегалары Нурия Локтева турында газетага язуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Сәбәбе дә юк түгел. Шушы көннәрдә Нурия Әгъләмҗановна күркәм юбилеен билгеләп үтте. Халыкка пенсия билгеләү өлкәсендә тырышучы коллегалары турында начальник Раушан Иштанова фикерләрен җиткерде: - Идарәдә хезмәт кую дәверендә үзен һөнәренең остасы итеп танытты. Белгеч бай тәҗрибәсен...

Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре коллегалары Нурия Локтева турында газетага язуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Сәбәбе дә юк түгел. Шушы көннәрдә Нурия Әгъләмҗановна күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Халыкка пенсия билгеләү өлкәсендә тырышучы коллегалары турында начальник Раушан Иштанова фикерләрен җиткерде:
- Идарәдә хезмәт кую дәверендә үзен һөнәренең остасы итеп танытты. Белгеч бай тәҗрибәсен яшьләр белән бүлешә. Клиентлар белән аралашу сабырлык, тирән белем сорый. Нурия Әгъләмҗановнага шушы сыйфатлар хас.
Педагог әнисе Дамира Шакировна балаларын олыга һәм кечегә итәгатьле, йомшак мөгамәләле, кешелекле булырга өйрәтә. Әтисе Әгъләмҗан Ибраһимович Карпов исемендәге химия заводында эшли. Үз хуҗалыклары белән яшәгән гаиләдә хезмәткә зур урын бирелә. Барлык йорт мәшәкатьләрен бергәләп, ярдәмләшеп башкаралар.
Икенче мәктәпне тәмамлаган Нурия кыз балага хас булмаган һөнәр сайлый: механика-технология техникумына керә. Химия заводында суыткыч җайланмалары мастеры булып эшли. Соңрак һөнәр юлы бөтенләй икенче якка борыла: "Менде-Росси" предприятиесенә товар белгече (товаровед) булып урнаша. Кызыксынучан, яңалыкка омтылучан Н.Локтева бу өлкәне да тиз арада үзләштерә. 1988 елда ул райсобеска килә. Менә шул вакыттан халык мәнфәгатен кайгыртуда. Пенсия фонды идарәсендә пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге белгече вазифасында эш стажы 20 елга якын. Тырыш һәм фидакарь хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Пенсия фондының 20 еллыгына медаль белән бүләкләнә.
Нурия һәм Владимир Локтевларның гаилә корып яшәүләренә озакламый 30 ел була. Уллары Алексей "Менделеевсказот" предприятиесендә аппаратчы, кызлары Алёна Яр Чаллыда яши һәм гимназиядә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.
Нурия ханым тормышыннан канәгать һәм үзен бәхетле дип саный. Чөнки янәшәсендә ышанычлы тормыш иптәше, балалары уңышлары белән куандыра, ә эшендә коллегаларының һәм клиентларның хөрмәтен казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск юбилей Менделеевск яћалыклары

2
X