Халык проблемаларның хәл ителүен көтә
448
0
0
Төзекләндерү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап шәһәрнең Ушковлар урамы 11 нче йортта яшәүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итте. Июнь азагында булган көчле давыл сизелерлек эзләр калдырды: теге яки бу урында төбе-тамыры белән йолкынган агачлар һәм сынган ботаклар аунап ята. Коммуналчылар аның бер өлешен тиз арада җыештырды, ә калганнары әлегә кадәр ятуын дәвам...
Төзекләндерү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап шәһәрнең Ушковлар урамы 11 нче йортта яшәүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итте.
Июнь азагында булган көчле давыл сизелерлек эзләр калдырды: теге яки бу урында төбе-тамыры белән йолкынган агачлар һәм сынган ботаклар аунап ята. Коммуналчылар аның бер өлешен тиз арада җыештырды, ә калганнары әлегә кадәр ятуын дәвам итә.
- Өч атна үтте. Безнең өй янындагы тирәк шул килеш ята, - диләр менделеевлылар. - Балалар өчен куркабыз, алар анда уйный, җәрәхәтләнүләре бар.
Хезмәт ветераны Галия апа Ганеева, форсаттан файдаланып, корреспондентны өйләренә чакыра. Подъезд идәне һәм баскычы селкенә, тотрыклы түгел, озакламый файдалану мөмкин булмас кебек.
- Минем ирем сугышта катнашкан, аяклары авырта, таяк белән йөри. Урамга чыгу аның өчен зур кыенлык тудыра. Ул гына түгел, бу йортта күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши, аларга шушы шартлар белән килешергә туры килә, - ди Галия апа. - Берничә мәртәбә мөрәҗәгать иттек, ләкин безне беркем дә ишетергә теләми.
Күрше подъезд янында килеп чыгуы билгесез чокыр хасил булган. Чүп-үлән арасыннан ул күренми, өлкәннәр яки балаларның анда егылып төшүе бар, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Рамис Вәлиев әңгәмәбезгә кушыла.
- Әгәр сез безнең проблема турында газетага язсагыз, ярдәме булырмы? - дип сорау бирә ул.
Хушлашканда Галия апа көрсенеп куя:
- Шунысы аяныч. Без сугышны кичердек, гомеребез буена эшләдек, ә хәзер көнкүрештәге вак мәсьәләләрне хәл итүне еллар буена көтәбез.
Бурмистров урамында яшәүчеләр 6 нчы балалар бакчасы каршындагы кызыл кирпечтән ясалган түтәлләрдә ел саен төрле төстәге чәчәкләр булган чакларны моңаеп искә алалар. Бүген анда "эт эчәгесе" үләне генә түгел, урыны белән саргаеп өлгергән алабута хуҗалык итә. Шәһәр урамнарында андый чәчәк түтәлләре бишәү, барысын да чүп үләне баскан.
Подъезд төбендә утыручы шәһәрлеләр төзекләндерү, яшелләндерү проблемасы турында кызу-кызу гапләшәләр. Берәүләр әйтә, чәчәк утыртмагач, түтәлләрне алырга кирәк, - ди. Башкалары, ул урынга тагын машина куярлар дип сагая. Корреспондент кулында видеокамера күргәч, пенсионерлар сүзсез кала.
- Нәрсәдән куркасыз? - дип сорыйм.
- Без карт инде, яшьләр сөйләсен, - диешәләр.
Аерым әбиләр шулай да исемнәрен атадылар. Елизавета Богатова, Тәнзилә Идиатуллина подъезд янындагы яшелләндерелгән участокларны күрсәтәләр, битараф булмаган пенсионерлар анда чәчәк утырткан.
Гаделлек өчен әйтергә кирәк, шәһәрнең Юбилейная урамы, Геройлар аллеясы, шулай ук аерым предприятие һәм учреждениеләр янында чәчәкләр үсә.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов аңлатма бирә:
- Ауган, сынган агачлар күп, мөмкинлек булган саен җыештырабыз. Бу күләмле эш. Калганнарына да чират җитәр. Ушков урамы 11 нче йорт подъездының баскычлары проблемасы безгә таныш. Аны ясарбыз. Быел дөрестән дә урамнарда чәчәк аз утыртылды, финанс җитми, киләсе елга күбрәк булыр.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова, автор фотолары
А так клумба выглядела в недалеком прошлом

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.8900
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.7400
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9100
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.10100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.10400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.9200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84