Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Халык җыеннары” проектына старт бирелде

"Бердәм Россия" Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларында халык җыеннары үткәрәчәк. - Безнең районда халык җыены 8 августта "Юность" мәдәният йортында узачак, - дип мәгълүмат бирде ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау штабы җитәкчесе Илсөяр Гобәйдуллина. Ул билгеләп үткәнчә, бу көнне бердәмроссиялеләр район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары, хезмәт коллективлары вәкилләре...

"Бердәм Россия" Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларында халык җыеннары үткәрәчәк.
- Безнең районда халык җыены 8 августта "Юность" мәдәният йортында узачак, - дип мәгълүмат бирде ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау штабы җитәкчесе Илсөяр Гобәйдуллина.
Ул билгеләп үткәнчә, бу көнне бердәмроссиялеләр район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары, хезмәт коллективлары вәкилләре белән очраша. Җыен барышында күтәрелгән тәкъдимнәр барысы да гомумиләштерелеп, киләсе биш елда "Бердәм Россия" партиясе гамәлләре программасына теркәлү өчен республика сайлау штабына җибәреләчәк.
Шуны искәртәбез, 8 июльдә Дәүләт Советының йомгаклау утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов республика халкына, бигрәк тә җирле территорияләргә кагылышлы үсеш планын эшләүдә катнашу мөмкинлеге бирелергә тиешлеген әйтте.
"Бердәм Россия" партиясенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов пресс-конференциядә игълан иткәнчә, сайлау кампаниясе барышында партия эшенең төп формасы республикада халык җыеннарын үткәрү буенча күләмле программаны гамәлгә ашыру булачак. Аны оештыру белән партиянең чирек миллион әгъзасы һәм тарафдарлар шөгыльләнәчәк. Ул шулай ук булачак сайлауларда республика округы буенча партия исемлеген беренче мәртәбә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәген, моның партиягә җитди җаваплылык йөкләвен әйтте.
- Без күрсәтелгән ышанычны акламый кала алмыйбыз, - дип ассызыклады вице-премьер. - Сайлау алды кампаниясе чынлыкта республика җитәкчелеге үткәрүче курсны хуплауның зарурлыгы һәр сайлаучыга аңлашылырлык итеп төзелергә тиеш. Бу факт күпләргә Татарстанда властьның барлык тармакларының уртак эшчәнлегенең мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирә дип уйлыйм, - диде ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск “Бердђм Россия” Менделеевыск яналыклары