Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкка якынрак булырга

Шушы көннәрдә "Юность" район мәдәният йортында булган йорт комитетлары рәисләре белән очрашуда Игорь Привалов шәһәр җитәкчеләрен һәм коммуналь хуҗалык өлкәсе вәкилләрен шуңа өндәде. Вәсилә Мортазина "Нептун" ИК директоры Алмаз Искаков еллык эшкә отчет ясады. - Районда 117 күпфатирлы йорт, халыкның бурычы 46,5 миллион тәшкил итә, бурычлылар белән эш алып барыла....

Шушы көннәрдә "Юность" район мәдәният йортында булган йорт комитетлары рәисләре белән очрашуда Игорь Привалов шәһәр җитәкчеләрен һәм коммуналь хуҗалык өлкәсе вәкилләрен шуңа өндәде.
Вәсилә Мортазина
"Нептун" ИК директоры Алмаз Искаков еллык эшкә отчет ясады.
- Районда 117 күпфатирлы йорт, халыкның бурычы 46,5 миллион тәшкил итә, бурычлылар белән эш алып барыла. ОДН күрсәткечләрен киметү буенча чаралар эшләнде, - диде Алмаз Фәритович.
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева ТКХ хезмәтләренә исәпләүләр һәм субсидияләр турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Химиклар урамының 3 нче йорты комитеты рәисе Римма Тарасова "Жилэнергосервис" подряд оешмасы хезмәткәрләренең йортта су аккан урыннарны кайчан бетерәчәкләре белән кызыксынды. Оешма вәкилләре кыска срокларда мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирделәр, 2014 елда йортка капиталь ремонт ясалачак.
- Тиздән ай саен йортларга йөреп күрсәткечләрне алу кирәклеге бетәчәк, - дип ышандырды Игорь Привалов. - Хәзер шәһәрне диспетчерлаштыру бара, димәк һәр йортта импульслы исәпләү приборы урнаштырачаклар. Бу блок Бердәм исәп-хисап үзәгенә реаль вакыт режимында энергия ресурсларын куллануны күрүче импульс бирә. Бүгенге көнгә 74 йорт җәлеп ителгән. Бердәм диспетчерлык пункты мартта гамәлгә керер дип планлаштырыла.
Шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарә советы төзү тәкъдиме белән йорт комитеты рәисе Михаил Смирнов чыгыш ясады.
Бу идея район башлыгында хуплау тапты. Игорь Привалов мондый берләшмәләрнең башка шәһәрләрдә гамәлдә булуын ассызыклады.
Капиталь ремонт программасын кем раслый һәм нигә сроклар еш үзгәрә? Зеленая урамындагы 10 нчы йортта подваллар торышы, Химиклар урамының 9 нчы йортында шәрә электр чыбыклары, Фомин урамындагы 20 нче йорт подъездында батареялар булмау, шулай ук медицина хезмәте күрсәтү, шәһәрне төзекләндерү - йорт комитетлары рәисләрен бу һәм башка бик күп сораулар кызыксындырды. Алар барысы да хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды.
Рәис сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр