Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкны нәрсәләр борчый?

Икенче группа инвалид Фалих Каюмов Ижёвкада яшәүчеләр исеменнән редакциягә юллаган хатында төзекләндерү һәм яшәеш белән бәйле проблемаларын күтәрә. Газета укучының соравына район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җавап бирә.  Ни өчен сигез торак пунктка хезмәт күрсәткән Менделеевск-Ижёвка автобус маршруты ябылды? - Пассажирлар йөртү хезмәтләрен "Менделеевск АТПсе" ҖЧҖ күрсәтә. Менделеевск-Ижёвка...

Икенче группа инвалид Фалих Каюмов Ижёвкада яшәүчеләр исеменнән редакциягә юллаган хатында төзекләндерү һәм яшәеш белән бәйле проблемаларын күтәрә.
Газета укучының соравына район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җавап бирә.
 Ни өчен сигез торак пунктка хезмәт күрсәткән Менделеевск-Ижёвка автобус маршруты ябылды?
- Пассажирлар йөртү хезмәтләрен "Менделеевск АТПсе" ҖЧҖ күрсәтә. Менделеевск-Ижёвка маршрутын тикшергәндә пассажирлар агымының көнгә уртача 5-10 кеше генә булуы ачыкланды. Бу халыкның күпчелегендә шәхси транспорт булу, ә "Ижминводы" санаториеның хезмәткәрләрне шәһәргә һәм аннан йөртүен мөстәкыйль тәэмин итүе белән аңлатыла. Маршрутның зыянлы һәм пассажирлар агымы булмау сәбәпле, ул узган елның 1 сентябреннән ябылды.
 Полициянең участок вәкиле булмау җәмәгать тәртибе торышына тискәре йогынты ясый.
- ЭЭМ реформасы нәтиҗәсендә штатлар 20 процентка кыскарды. Штат саны кыскару проблемасын патруль-пост нарядлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү хисабына хәл итәчәкләр.
Ижёвка җирлегенә полициянең участок вәкиле И.Төхбәтов беркетелгән. Авыл халкына куркынычсызлык мәсьәләләре буенча 02 телефоны буенча район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
 Күпкатлы йортлар янында хуҗасыз этләр күп. Балалар алар белән уйный, бу куркыныч тудыра, чөнки хуҗасыз хайваннар - авырулар чыганагы. Моннан тыш, этләр йорт кошларына һөҗүм итә. Роспотребнадзор нигә бу проблемадан читтә кала?
- Хуҗасыз эт һәм мәчеләрне тотуны оештыру - авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрендә. Ижёвка авыл җирлеге бюджетында бу максатларга средстволар бар, мәсьәлә хәл ителәчәк.
 Шәфкать туташы булмаганлыктан, фельдшер-акушерлык пункты ябылды. Халык медицина ярдәмсез калды.
- Бүгенге көнгә кадрлар мәсьәләсе хәл ителде. Ижёвка җирлегендә медицина учреждениесе тиешле барлык җиһазлар белән тулаем комплектланган, эшләү, халыкны кабул итү һәм процедуралар өчен шартлар бар. 1 сентябрьдән ФАП штат режимында эшли.
 Урам яктыртуы турында дәгъвалар күп. Татарлар урамында бер генә багана, лампочкаларны алыштыручы юк, кайчак үзебез борып куябыз.
- Ижёвка җирлеге территориясендәге урам яктыртуы объектларына "Жилэнергосервис" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Килешү шартлары буенча, урамнарны төнлә яктырту вакыты билгеләнде: җәй көне - 19.30дан 24.00гә, 4.00тән 5.00кә кадәр. Октябрьдән - 18.00дән 24.00кә, 4.00тән 5 сәгатькә кадәр.
 Авылда ирекле янгын дружинасы бар, ләкин су алыр урын юк - Камага төшү юлы текә, Ахтиялка елгасы буасыз.
- Янгынга каршы чараларны тәэмин итү буенча җаваплылык җирлек башлыгына йөкләнә. Су куу башнялары янгын машиналары су алырлык җайланма белән җиһазланган булырга тиеш. "Ижминводы" санаториеның су белән тәэмин итү системасы шулай җиһазланган, гадәттән тыш хәл булганда су ведомстводагы территориядән алына.
 Авыл юлына вак таш түшәү планлаштырыла, вак таш бирелде, ләкин алып кайтырга мөмкинлек юк.
- Район башлыгы үтенече буенча вак ташны район территориясендә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр спонсорлык ярдәме кысаларында бирде. Телдән килешенү буенча, материал җирлек бюджеты хисабына кайтарылырга тиеш.
 Кайбер авыл җирлекләре рәисләренә транспорт бирелде, ә безнең җирлек башлыгының машинасы юк.
- Традиция буенча, Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурс лауреатларын бүләклиләр. Быел Монай һәм Абалач җирлекләре башлыклары җиңүчеләр дип табылды. Алар яңа автомобиль ачкычлары алды. Эшчәнлекләренең төп критерийлары - үз керемнәре үсеше темпы арту, халык саны динамикасы, мөгезле эре терлекләрнең баш саны, бер кешегә исәпләгәндә торак кертү, дәүләт программаларын тормышка ашыру, гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү һ.б.лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кире элемтђ