Хаталарны танып, алга барырга
Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы чираттагы утырышын үткәрде. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов катнашты. Сәяси совет секретаре вәкаләтләрен башкаручы Әлфия Салаватуллина тәкъдиме буенча, бердәмроссиялеләр дүрт мәсьәләдән торган көн тәртибен бертавыштан расладылар һәм аны хәл итүгә керештеләр. Беренчеләрдән булып Россия Президентын сайлау нәтиҗәләре каралды....
Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы чираттагы утырышын үткәрде.
Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов катнашты.
Сәяси совет секретаре вәкаләтләрен башкаручы Әлфия Салаватуллина тәкъдиме буенча, бердәмроссиялеләр дүрт мәсьәләдән торган көн тәртибен бертавыштан расладылар һәм аны хәл итүгә керештеләр.
Беренчеләрдән булып Россия Президентын сайлау нәтиҗәләре каралды. Мәгълүматны яңгыратып, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова җыелганнарның игътибарын партиянең сайлаулардан соңгы роленә юнәлтте.
Партиялеләргә сәламләү сүзләре белән Игорь Привалов мөрәҗәгать итте. Партиянең җирле бүлекчәсенә сайлауларга әзерлектә һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен рәхмәт белдереп, ул болай дип билгеләде:
- "Бердәм Россия" - реаль эшләр партиясе. Безнең төп бурыч - хаталарны төзәтеп, куәт белән алга барырга, халык белән янәшә булырга, аны тыңлый белергә һәм үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә.
"Бердәм Россия" эгидасында Татарстанда да, безнең районда да зур эшләр башкарылуын танымый мөмкин түгел. Боз сарае һәм "Нептун" сәламәтләндерү комплексы гына да ни тора. Ләкин ирешелгәннәрдә тукталырга иртә. Бары тик алга!
"Бердәм Россия" сәяси партиясенә членлык взнослары күләме, түләү тәртибе һәм исәпләү турында" мәгълүмат белән партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖдә партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре Зөфәр Сәгъдиев чыгыш ясады. Информация исәпкә алынды.
Сәяси совет утырышын бүләкләр һәм партия билетлары тапшыруның күңелле минутлары дәвам итте.
"Бердәм Россия" партиясенең юбилей билгеләре белән бүләкләнделәр:
Гобәйдулина Илсөяр Хәбибулловна - 2012 елның 4 мартында РФ Президентын сайлауларга әзерлек һәм үткәрү буенча агитация-пропаганда төркеменең актив әгъзасы.
Кривилёва Лариса Рәфкатовна - "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалының "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры.
Менделеевск районы җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты белән:
Смирнова Клавдия Ивановна - сәяси совет әгъзасы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе.
Партия билетлары тапшырылды:
Анукидонова Ольга Алексеевнага, үзәк больницаның табиб-терапевты.
Мокеева Мария Николаевнага, балалар шәфкать туташы.
Галиева Рәхилә Рәсимовнага, больница бухгалтеры.
Гилёв Мөслим Александровичка, үзәк больницаның баш табибы.
Ерусланова Людмила Ивановнага, "Менде-Росси" бухгалтеры.
Галиева Айгөл Альбертовнага, район Советының гомуми бүлеге начальнигы.
Корниенко Алексей Александровичка, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Нигъмәтҗанова Ләйлә Фәйзелхаковнага, икмәк заводы склад мөдире.
Медведев Владимир Борисовичка, Тихоново авыл җирлеге депутаты, "Тихоново-сервис" ТСЖ рәисе.
Герасимов Антон Витальевичка, Тихоново авыл җирлеге депутаты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.2300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:47Менделеевлылар Качмануны билгеләделәр «Ушков утрауларында» кыю шәһәрлеләр бәкегә чумып алу өчен җыелдылар.2000
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.2300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.6000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.6200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.3700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25«Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу туры үткәрелде Түбән Камада ТР муниципаль берләшмәләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 нче тур» сайлап алу турының зона этабы узды.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.9500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.8100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.18000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16200
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика