Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хатын-кыз кызса...

28 май-3 июнь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең җидесе тиз арада ачыкланды. Чит милекне урлаулар Җәй көне фатир басу белән бәйле җинаятьләр арта. Моңа еш кына ачык калдырылган балкон, тәрәзәләр, хуҗаларның бакчада, отпуск ялында булуы сәбәпче. 30 майда шәһәрдә кылынган җинаять - шуның ачык дәлиле. Карак фатирга балкон...

28 май-3 июнь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең җидесе тиз арада ачыкланды.
Чит милекне урлаулар
Җәй көне фатир басу белән бәйле җинаятьләр арта. Моңа еш кына ачык калдырылган балкон, тәрәзәләр, хуҗаларның бакчада, отпуск ялында булуы сәбәпче. 30 майда шәһәрдә кылынган җинаять - шуның ачык дәлиле. Карак фатирга балкон аша керә һәм ноутбук, фотоаппарат урлый.
Район хуҗалыкларының берсенә зыян салына. Автотранспорт паркына иркен керү юлыннан файдаланып, билгесез угры ике тракторның стартерын һәм генераторын алып чыга.
1961 елгы ир кәрәзле телефонсыз кала. Аралашу чарасын 21 яшьлек егет ачыктан-ачык урлый.
Хатын-кыз кызса...
29 майда үзәк больницаның кабул итү бүлегенә 19 яшьлек кыз китерелә. Ул яшьтәше белән спиртлы эчемлекләр куллана. Мәҗлеснең ахыры дуслар арасында чыккан гауга белән тәмамлана. Дусты С.га кухня пычагы белән кадый, аның эчен, юан эчәклеген яралый. Җинаятьче тоткарлана, кан эзләре булган пычак балкон астында табыла.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Уылдык", "Нефть", "Армиягә барудан качучы", "Нелегал-2012", "Курорт" операцияләре үткәрелде, 1107 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Административ хокук бозулар өчен 43 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 91 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск районы криминаль хроника