Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хатын-кыз ниләр тели?

    Күпме хатын-кыз - шул кадәр теләк. Берәүләр тулы кыйммәтле гаиләдә яшәргә телиләр, икенчеләре - үзенә һәм якыннарына сәламәтлек. Тышкы кыяфәтләренең җәлеп итәрлек булуын! Моның ни гаҗәплеге бар? Шуның өчен дә хатын-кызлар бит алар. Тормышта үз урыннарын табуны, куелган максатларына ирешүне! Иртәгәсе көнгә ышаныч булуны. Хатын-кызлар бүләк һәм чәчәкләр алырга, ягымлы...

    Күпме хатын-кыз - шул кадәр теләк. Берәүләр тулы кыйммәтле гаиләдә яшәргә телиләр, икенчеләре - үзенә һәм якыннарына сәламәтлек. Тышкы кыяфәтләренең җәлеп итәрлек булуын! Моның ни гаҗәплеге бар? Шуның өчен дә хатын-кызлар бит алар. Тормышта үз урыннарын табуны, куелган максатларына ирешүне! Иртәгәсе көнгә ышаныч булуны. Хатын-кызлар бүләк һәм чәчәкләр алырга, ягымлы сүзләр ишетергә, көчсез, романтик, хискә бирелүчән булырга телиләр.
    Менделеевск хатын-кызларының теләкләре нинди - бәйрәм алдыннан без шул турыда сораштык.
    Мәсхүдә Мөхәмәтдинова, тыл һәм педагогик хезмәт ветераны:
    - Иң элек иминлек, балаларга һәм оныкларга сәламәтлек. Мин озак еллар мәктәптә эшләдем, йөзләгән малай һәм кызны укытып чыгардым. Бу башка чор иде - балалар бик теләп китап укыдылар, барысы да диярлек китапханәгә йөрде, үзләре өстендә эшләделәр. Әле дә булса шәкертләрем миңа тәэсирләндергеч, эчтәлекле хатлар язалар, очрашканда теләсә нинди темага сөйләшергә сүз табыла. Хәзер китапларны компьютер һәм башка заманча техника алмаштырды, бу билгеле, балаларның интеллектында чагыла. Яшь буынның белемле булуын телим.
    Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә, Бәзәкә җирлеге башлыгына 90 яшем уңаеннан котлау һәм бүләкләре өчен ихластан рәхмәт белдерәм. Мин бик шатландым.
    Гөлшат Тарасова, хокук саклау органы хезмәткәре:
    - Ничек кенә сәер яңгырамасын, кызыл розалар алырга телим! Аларны, һичшиксез, минем яраткан улым Руслан бүләк итәчәк. Бәйрәмнәрдә туган йортыбызга хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан гына түгел, юбилей уңаеннан да җыелабыз, әти-әнием Рәмзия һәм Җәүдәт Зиннәтуллиннарның алтын туйларын билгеләп үтәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә безнең терәк һәм ярдәмче булып калуларын телибез.
    Ильмира Сафина, сәүдә хезмәткәре:
    - Диңгезгә юллама, машина, фатир һәм өстәп дача!!! Беренче вариант яхшырак дип уйлыйм, бәлки аны 8 мартка бүләк итәрләр.
    Эльмира Досманова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече:
    - Хәзер балалар студент булып, төрле шәһәрләргә таралышкач, гаилә белән җыелырга һәм торт белән чәй эчәргә телим. Хәтта бүләкләр дә көтмим. Улым һәм кызымны кочаклап үбәсем килә. Алар бәйрәмгә кайтырлар һәм минем хыялым тормышка ашар, дип өметләнәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: