Хәбәрсез югалганнарның да өлеше бар
Әлеге язмам Тойгуҗа авылында гомер кичергән Наил Хуҗин турында. Үзе исән чакта газетага чыгасы мәкаләм соңга калды. Язмам мәрхүм Наил һәм аның әтисенең якты рухына хәер-дога булып барсын. Менә ул елмаеп-көлеп капкасыннан килеп чыгар да, шаян сүзләр әйтеп күңелне күтәрер кебек. Авыл халкы аңа яратып "Шәймиеч" дип эндәште. С-100 тракторы...
Әлеге язмам Тойгуҗа авылында гомер кичергән Наил Хуҗин турында. Үзе исән чакта газетага чыгасы мәкаләм соңга калды. Язмам мәрхүм Наил һәм аның әтисенең якты рухына хәер-дога булып барсын.
Менә ул елмаеп-көлеп капкасыннан килеп чыгар да, шаян сүзләр әйтеп күңелне күтәрер кебек. Авыл халкы аңа яратып "Шәймиеч" дип эндәште. С-100 тракторы белән оста идарә иткән Наил абыйга әле яшисе дә яшисе иде. Рәхимсез чир беркемне дә аямый шул. Җир өстендә басасы эзләре, башкарасы эшләре, тормыш юлдашы Розалина апа, чәчәк кебек ике кызы - Раушания белән Әлбинәсе, оныклары калды.
Хәерсез, рәхимсез 1939 елда дөньяга икенче бала булып аваз сала Наил. Әтисе Шәймөхәммәт, әнисе Гыйзелбану 1913 елгылар, Тойгуҗада туып үскәннәр. Кап-кара озын толымлы Гыйзелбану авылның беренче чибәре, эшчән кыз булса, Шәймөхәммәт - төпле акыллы, батыр, тәүфыйклы, тырыш. Каһәрле 1941 ел аларны мәңгелеккә аера, сабыйларны ятим итә. Өченче баласына авырлы Гыйзелбану сөеклесе Шәймөхәммәтне олы кызы Миңнеһөдә, кулындагы ике яшьлек Наиле белән елый-елый сугышка озата. Шушы кечкенә сабыйларны бүтән кулларына алып сөймәскә, яратмаска язган икән Шәймөхәммәткә. Сугыш башланып берничә ай үтми, аның "хәбәрсез югалды" дигән язуы килә. Инде 70 еллап вакыт узса да, үзе дә, кабере дә табылмый. Онытыла икән солдатларның бөек даннары, сулкылдашып елый билгесезлектә дога көткән изге җаннары. Хәзер тормыш юлдашы Гыйзелбану да, баһадир улы Наил дә якты дөньяда юк. Фанилыкта күрешмәгән җаннар бәлки туфракка әйләнеп бакыйлыкта күрешерләр? "Әти" дип әйтергә тилмереп үскән сабыйларның күзләренә ничек карарга соң? Туган якның җылы туфрагына ашкынган солдатларның берәр вакыт җәсәдләре табылырмы, ап-ак кәфеннәргә төренеп, авыл зиратына күмелерме? Сорауга җавап бүгенгәчә юк. Җавапны балалар, оныклар көтә.
Ирләре, әтиләре сугышта үлеп калганнар, хәбәрсез югалганнар, әйтерсең лә, онытылдылар... Күпләрнең кайда күмелгәне дә билгесез. 9 май көнне күкрәкләренә орден-медальләр тагып горур атлап урамнан барган сугыш ветераннарына күпләр сокланганда, тол калган солдат хатыннарының ниләр уйлаганын кемнәр белде дә, моңсу күзләреннән аккан яшьләрен тәрәзә пәрдәсе аша кемнәр күрде икән? Ялгыз канат белән үстергән ятим балаларны аякка бастырганда кемнәр ярдәм итте икән? Җавапсыз сораулар күңелне телгәли...
Наил әнисенең уң кулы булып үсә, кыз туганнары белән утын әзерләп, көтү көтеп, печән чабып балагачы уза. Мәктәптән соң, армия хезмәтенә алына. Өч ел Камчаткада хезмәт итә. Тракторчы һөнәренә өйрәнә. Кайткач таш карьерына эшкә урнаша. Авыл кызы Розалина белән тормыш кора. Наил экскаваторда таш-таулар актара, хатыны пешекче була. Пенсиягә чыккач та колхозда төрле эшләр башкара.
Тырыш, уңган, һәрвакыт алдынгы булды Наил абый. Бүгенге көндә кыз туганнары Ижевскида һәм Пермь өлкәсендә яшиләр. Розалина апа авылда гаилә учагын сүндерми. Гаиләнең Наил абыйны искә алмаган көне юктыр. Урыны җәннәттә булсын!
Тормыш дәвам итә... Ә аның тыныч, күкләребезнең аяз булуында Шәймөхәммәт солдатның да өлеше бар икәнен онытмаска кирәктер.
Эльза Хәбибрахманова, Тойгуҗа авылы китапханәчесе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.2900
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2600
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3700
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3200
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5400
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.4900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика