Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Хезмәт итәргә – димәк патриот булырга

    Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш вакытында туган проблемалы мәсьәләләрне хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев яңгыратты. - Чакырылыш яшендәгеләрнең 20 проценты гына үз теләкләре белән хәрби комиссариатка килә. Калганнары медкомиссиягә я вакытында килми, я хезмәткә барудан качып йөри. Авыл егетләре җаваплырак. Кайбер ата-аналар армиягә кискен каршы тора, - диде Дамир...

    Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш вакытында туган проблемалы мәсьәләләрне хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев яңгыратты.
    - Чакырылыш яшендәгеләрнең 20 проценты гына үз теләкләре белән хәрби комиссариатка килә. Калганнары медкомиссиягә я вакытында килми, я хезмәткә барудан качып йөри.
    Авыл егетләре җаваплырак. Кайбер ата-аналар армиягә кискен каршы тора, - диде Дамир Шамилевич. - Закончалык армия хезмәтен үтмәгән гражданнарны дәүләт һәм муниципаль власть органнарына эшкә алганда чикләү кертәчәк.
    - Армия тәртипкә өйрәтә. Егетләр аннан бөтенләй икенче төрле булып кайталар. Ата-аналар белән җитди аңлату эшләре алып бару, медкомиссия үтүгә системалы якын килү кирәк. Армиядә хезмәт итү - иң элек үз ватаныңның патриоты булу, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: