Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Хезмәте – иҗат чыганагы

    "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче Светлана Биктемирова балалар тәрбияләүгә 25 ел гомерен багышлаган. "Иң яхшы тәрбияче" номинациясендә үзен сынаган Светлана Геннадьевнаның уңышлар копилкасында төрле күләм бәйгеләрдә алган дипломнар, грамоталар саклана. Педагог иҗади ярышларга үз картиналарын, кул эшләрен, шәкертләренең төрле техникада башкарган хезмәтләрен юллый....

    "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче Светлана Биктемирова балалар тәрбияләүгә 25 ел гомерен багышлаган.
    "Иң яхшы тәрбияче" номинациясендә үзен сынаган Светлана Геннадьевнаның уңышлар копилкасында төрле күләм бәйгеләрдә алган дипломнар, грамоталар саклана. Педагог иҗади ярышларга үз картиналарын, кул эшләрен, шәкертләренең төрле техникада башкарган хезмәтләрен юллый.
    Ул чара эчтәлеге, стенд төзүгә дә, ташландык материаллардан әйберләр ясауга да, чигүгә дә җаваплылык белән карый. Аның тормыш кредосы: "Иртәгәңне бүгенгедән яхшырак ит", укучыларын да ул шуңа өнди. Светлана Геннадьевна приютта яшәүчеләрнең үзенчәлекле холыкларын исәпкә алып тәрбия методикасында психологик сиземләвенә таяна. Үз куллары белән нәрсәдер ясарга өйрәнеп, балалар конкурсларга отышлы эшләрен тәкъдим итәләр һәм призлы урыннарга ия булалар. "Без тормыш кыенлыкларын җиңәргә, яңа үрләр яуларга яраткан тәрбиячебездән өйрәнәбез", - диләр приютлылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: