Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтенә иҗади якын килеп эшли

Почта хезмәткәрләре 13 июльдә һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Шул уңайдан бу өлкәдә уңышка ирешкән осталар белән танышу мөмкинлеге туды. Менделеевскиның почта элемтәсе бүлеге начальнигы Капитолина Сарамакова хат ташучы Лилия Сабитова турында язарга тәкъдим итте. - Лилия Геннадьевна үрнәк почтальон. Ул вазифаларына иҗади якын килеп, "янып" эшли. Хезмәт күрсәткән участокта үз кеше,...

Почта хезмәткәрләре 13 июльдә һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Шул уңайдан бу өлкәдә уңышка ирешкән осталар белән танышу мөмкинлеге туды. Менделеевскиның почта элемтәсе бүлеге начальнигы Капитолина Сарамакова хат ташучы Лилия Сабитова турында язарга тәкъдим итте.
- Лилия Геннадьевна үрнәк почтальон. Ул вазифаларына иҗади якын килеп, "янып" эшли. Хезмәт күрсәткән участокта үз кеше, клиентлар чын күңелдән рәхмәтләрен җиткереп торалар һәм яратып "безнең Лилиябез", дип эндәшәләр. Һәркем белән якын аралаша белә. Шуңа да подписка кампаниясен иң яхшы башкарып чыгучы булды. Аның тырышлыгы белән районкага 57 кеше язылды, - дип сөйли җитәкче.
Белеме буенча педагог Л.Сабитовага сәламәтлеге торышы буенча эш урынын үзгәртергә туры килә. Хат ташучылар кирәген белеп, почта бүлегенә килә һәм Тын Тауда эшкә алына. Менә шул көннән җиде ел дәвамында ул кешеләргә газета-журналлар, хатлар китерә, күпләр белән тугандай якынаеп аралаша.
- Беренче адымнарны ясаганда остазым Гөлфирә Шәмсетдинова булды. Тәҗрибәсе белән уртаклашты, ярдәм итте, хәзер инде үзем дә белгәнем белән бүлешәм. Холкым белән оялчан, йомшак буларак, баштарак кешеләр белән аралашырга кыенсына идем. Хәзер, киресенчә, мин шуннан тәм табам, күңелемә ял алам, - дип фикерләре белән бүлешә.
Ике елга якын Трудовая, Северная урамнарына һәм шәхси секторга хезмәт күрсәтә. Эш алдагы хезмәт көненә отчёт ясау, аннан подписканы барлау белән башлана. Соңрак ул адреслар буенча пенсия, газета-журналлар тарата. Көндәлек кирәк-яраклары сатуга куелган планны ике тапкыр арттырып үти. Төшке аштан соң да участокта эш дәвам итә. Лилия Геннадьевна авырлыгы сигез килога җиткән сумка күтәреп күп чакрымнар уза.
- Көнемне кичтән үк планлаштырып куям, чөнки әни кечкенәдән безне тәртипкә, эшне җиренә җиткереп, вакытында үтәргә, һәр нәрсәгә җаваплылык белән карарга өйрәтте. Ул чакта әнинең кырыслыгы, безне кысада тотарга теләве ошамый иде. Хәзер, ике ул һәм кыз үстергән ана буларак, аны аңлыйм һәм рәхмәтләремне әйтәм, - ди әңгәмәдәшем.
Физик һәм мораль көч сораган хезмәттән талчыккан чакларда Лилия Геннадьевна күңеленә хуш шөгыльләргә - китап укуга, телевизион тапшырулар карауга, гаиләсе белән табигатькә чыгуга өстенлек бирә.
- Яңа һөнәремне яратырга өлгердем, кешеләр белән аралашу, игътибар күрсәтү, ярдәм итү миңа зур канәгатьлек бирә, - ди Лилия Сабитова.

Фәймә Вахриева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Почта хезмђткђрлђре кљненђ