Хезмәтнең изге исеме
694
0
0
17 ноябрьдә, традиция буенча, полициянең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Россия ЭЭМ район бүлеге полициянең участок вәкилләре бүлекчәсендә подполковник Геннадий Евдокимов җитәкчелегендә ун участковый хезмәт итә. Бүгенге көндә алар исәбендә - 69 ачылган җинаять, 1137 административ хокук бозу очрагы. Эчке эшләр бүлегендә төрле профилактик контрольдә торучы 1064 кешенең 300е...

17 ноябрьдә, традиция буенча, полициянең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Россия ЭЭМ район бүлеге полициянең участок вәкилләре бүлекчәсендә подполковник Геннадий Евдокимов җитәкчелегендә ун участковый хезмәт итә. Бүгенге көндә алар исәбендә - 69 ачылган җинаять, 1137 административ хокук бозу очрагы. Эчке эшләр бүлегендә төрле профилактик контрольдә торучы 1064 кешенең 300е - корал хуҗасы. Участковыйларның эш принципы үзара ышаныч, ачыклык, үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлеккә нигезләнә. Җәмәгатьчелек фикере алар эшчәнлеген бәяләүнең иң төп критерийларының берсе булып тора. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без менделеевлылар белән әңгәмә кордык.
Елена Степанова, йорт комитеты рәисе:
- Безнең участковый Сергей Куликовка рәхмәт сүзләре юллыйм. Ул компетентлы, тотнаклы. Эш көнен участогын әйләнеп чыгу һәм кешеләр белән аралашудан башлый. Ул Гунин урамында тәртип урнаштырды, хәзер яшәве тынычрак, кич белән соңга калып эштән кайтырга, урамда йөрергә курыкмыйбыз.
Олег Грузан, эшмәкәр:
- Участковый Илнур Төхвәтов җинаятьне тиз арада ачты, ә иң мөһиме, миңа урлаган милкемне кире кайтарды. Һөнәри осталыгы өчен аңа рәхмәт. Авыр хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын.
Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүчеләр:
- Без участок вәкиле Альберт Юнысовның эшеннән канәгать. Ягымлы, әдәпле, барлык мөрәҗәгатьләргә тиз арада җавап бирә, хулиганнар һәм гаилә җәнҗалчылары аннан куркалар.
Валентина Мамакова, Иске Гришкин авылы җирлеге башлыгы:
- Садулла Гуломов - безнең авыл участковые. Без икебез дә җирлектә хокук тәртибе урнаштыру яклы һәм үзара ярдәмләшеп эшлибез. Һәрдаим эш көне проблемалы мәсьәләләрне тикшерүдән башлана: кемнеңдер ире тавышланган, кемдер документларын югалткан, кемнең сыеры көтүдән кайтмаган һ.б.лар. Бу проблемалар күләмле түгел, ә шулай да, аларны хәл итүгә Садулла зур җаваплылык белән карый. Аңа кешеләрне ышандыра белү сыйфаты хас.
Пётр Фёдоров, эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет рәисе:
- Йорт комитетлары, ветераннар советы утырышларында, халык җыеннарында катнашканда, мин полиция бүлеге эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен белдерәм. Халык ЭЭБ эшчәнлегеннән канәгать, аерым хезмәткәрләр адресына шелтәләр юк. Аеруча участковыйлар службасы эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә, аларның эш-гамәлләреннән чыгып, полицейскийлар турында фикер йөртәләр.
Службага изге исем китергән эшләр арасында - Казанда Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен саклау, Сочида Олимпиадага әзерләнгәндә участковыйларның һөнәри бурычларын намус белән үтәүләре. Күпләре Чечняда вазифаи командировкада булып кайтты.
- Участковыйлар службасы - борынгы һөнәрләрдән берсе. Тугыз дистәдән артык ел дәвамында хезмәткәрләр кешеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен ышанычлы яклыйлар һәм саклыйлар, җинаятьчелеккә каршы компромиссыз көрәш алып баралар, - дип билгеләп үтте Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
26 май 2022 - 10:47Менделеевлылар шәһәр клумбаларыннан чәчәкләр урланудан зарланалар Тәртип бозучылар ачыкланачак.6100
-
26 май 2022 - 08:21Ә сездә көтү чыгамы? Озын кышны ябык абзарда коры печән күшәп үткәргән малкайлар язгы кояшка сөенә, көтү җитә бит5900
-
25 май 2022 - 16:27Зирәк яшьтәге менделеевлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен Спорт сараенда «Өченче яшь» республика спартакиадасының муниципаль этабы узды7300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5700
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.12900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.12700
-
26 май 2022 - 15:20Менделеевскида виртуаль концертлар залы ачылдыТатарстанда мондый концерт заллар бер дистә генә.7000
-
26 май 2022 - 09:31Балалар куркынычсызлыгы беренче урындаТөп бурыч − объектка ятлар кермәүне тәэмин итү5600
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә Масштаблы тантаналар 27 майда узачак.13000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар 2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.12400
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84