Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хезмәттәшлекнең чиге юк

    Район Советы аппараты җитәкчесе Александр Шуралёв актив утырышында узган атнадагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды. Кытай халык республикасының Хэбэй провинциясе эшлекле кешеләре вәкилләре Менделеевскида эш визиты белән булды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән очрашуда аларга агропром комплексы үсеше проекты тәкъдим ителде. Үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. КХРның Сәүдә палатасы һәм "Синь...

    Район Советы аппараты җитәкчесе Александр Шуралёв актив утырышында узган атнадагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды.
    Кытай халык республикасының Хэбэй провинциясе эшлекле кешеләре вәкилләре Менделеевскида эш визиты белән булды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев белән очрашуда аларга агропром комплексы үсеше проекты тәкъдим ителде. Үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. КХРның Сәүдә палатасы һәм "Синь Бао" терлекчелек компаниясе вәкилләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
    Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Кытай партнёрлары Татарстанның муниципаль районнары проектларын үстерү буенча тәкъдим ясадылар.
    Шулай ук узган атнада районның төзелеш объектлары буенча киңәшмәләр, спорт ярышлары, экологик икеайлык кысаларында чаралар һ.б.лар булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: