Химиклар көне – уртак бәйрәм
470
0
0
Шимбә көнне шәһәр стадионында менделеевлылар химиклар көнен билгеләп үтте. Элеккеге традиция буенча, бәйрәм тантанасы химия предприятиеләре коллективлары парады белән ачылды. Колоннада химия производствосы алдынгылары, ветераннар, күренекле династияләр вәкилләре һәм яшьләр атлый. Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәрләре Лиана һәм Әнвәр Кармовлар өчен Химиклар көне - гаилә бәйрәме, шунлыктан балалары Аделина һәм...
Шимбә көнне шәһәр стадионында менделеевлылар химиклар көнен билгеләп үтте.
Элеккеге традиция буенча, бәйрәм тантанасы химия предприятиеләре коллективлары парады белән ачылды. Колоннада химия производствосы алдынгылары, ветераннар, күренекле династияләр вәкилләре һәм яшьләр атлый.
Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәрләре Лиана һәм Әнвәр Кармовлар өчен Химиклар көне - гаилә бәйрәме, шунлыктан балалары Аделина һәм Элина белән килгәннәр. Бәлки алар да киләчәктә химиклар династиясен дәвам итүчеләр булыр.
Электр цехы мастеры Роза Габизинова химия предприятиесендә 27 ел хезмәт куя.
- Әтием Сәйяр Яруллович заводка 40 елдан артык гомерен биргән, - дип сөйли Роза Сәйяровна.
Ире Илдус - күрше колоннада, чирек гасырга якын эшләгән "Менделеевсказот" предприятиесе хезмәткәрләре арасында. Габизиновлар заводларның җәмәгать тормышында актив катнашалар. Бер генә үзешчән сәнгать смотры да Розадан, спорт ярышлары Илдустан башка үтми. Менделеевлылар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Ханбиков, Леонид Барышев, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының нефть һәм газ химиясе комплексы идарәсе начальнигы Алексей Беляев, химия промышленносте хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Татьяна Левагина һ.б.лар килде.
Район башлыгы Игорь Привалов химикларга ихлас күңелдән котлау юллады. Ул билгеләп үткәнчә, ике предприятие өчен дә бу ел - юбилей елы, Карпов исемендәге химия заводына - 145, "Менделеевсказот" предприятиесенә нигез салынуга - 30 ел.
Предприятиеләр директорлары Дамир Шәмсин, Фирдис Абдрахмановның котлаулары, иң яхшы хезмәткәрләренә ведомствоның бүләкләрен тапшыру көчле алкышлар астында булды.
Бүләкләнүчеләр арасында "Менделеевсказот" мастеры Эльвира Илдарханова.
- Коллективта 24 ел эшлим, - ди Эльвира Миңнехановна.
Аның өчен Мактау грамотасы - күпьеллык намуслы хезмәтен тану, киләчәк эшчәнлеккә этәргеч.
Спорт мәйданчыкларына предприятиеләр командалары һәм җанатарлар җыелган. Волейбол буенча ярышта карповлыларның ирләр һәм хатын-кызлар командалары өстенлек алды. Футбол матчында "Менделеевсказот" җиңде.
Шахмат буенча беренче урын яулаган Рамил Әбдерәшитов кабат осталыгын дәлилләде. Рамил Вәлиев гер спортында җиңүче булды.
- Ярышлар нәтиҗәсе буенча "Менделеевсказот" командасы беренче урында, - диде баш судья Ринат Фәттахов.
Җиңүчеләргә диплом һәм призлар бирелде. Бу көнне менделеевлыларга Казан җырчысы Фирдүс Тямаев, үзешчән сәнгать артистлары иң яхшы җырларын бүләк иттеләр.
Ольга Смолькова
.jpg)
.jpg)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.8900
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.7400
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9100
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.10100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.10400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.9200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13600
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84