Химиклар нәселеннән
Карпов исемендәге химия заводының проектлау - конструкторлык бүлеге әйдәп баручы инженер-сметачысы Т.Щербакова олуг юбилеен билгели. Аның коллегалары Н.Потапова һәм А.Шәмсина юбилее турында искәртеп, Татьяна Николаевнаны ихластан хөрмәт итүләре һәм сокланулары турында сөйләделәр. Т.Щербакова югары һөнәри осталыгы, изге күңелле, тормышка һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай мөнәсәбәттә булганы өчен абруй казанган. Карпов исемендәге химия...
Карпов исемендәге химия заводының проектлау - конструкторлык бүлеге әйдәп баручы инженер-сметачысы Т.Щербакова олуг юбилеен билгели.
Аның коллегалары Н.Потапова һәм А.Шәмсина юбилее турында искәртеп, Татьяна Николаевнаны ихластан хөрмәт итүләре һәм сокланулары турында сөйләделәр. Т.Щербакова югары һөнәри осталыгы, изге күңелле, тормышка һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай мөнәсәбәттә булганы өчен абруй казанган. Карпов исемендәге химия заводы өчен Татьяна Николаевна - үзенчәлекле шәхес. Ул күренекле Екимовлар династиясе вәкиле. Бабасының әтисе, әби-бабасы, аларның балалары, әнисе Галина Александровна Петрова да шушы заводта эшләгәннәр. Химия өлкәсендәге гомуми эш стажлары мең елга тула. Татьяна Николаевнаның балалары да шушы ук предприятиедә хезмәт куя.
1974 елда мәктәпне тәмамлаган Таня проектлау бүлегенә күчермә ясаучы ярдәмчесе булып килә. Хезмәт кенәгәсендә эшкә алыну турындагы бердәнбер язма. Читтән торып Казан химия-технология институтында югары белем ала. Кайчандыр бу бүлектә өч буын: әнисе Г.Петрова, Татьяна һәм туганының кызы Наталья Фәйзуллина эшлиләр. Еллар узган саен, тәҗрибә, осталык туплана, хәзер Т.Щербакова сызым буенча проектның бәясен билгеләргә сәләтле. "Гарант-смета" программасы буенча эшләүче заводның өч белгече исәбендә.
Җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, үз эшенә тугрылык, туган якны ярату - бу сыйфатлар Т.Щербаковага буыннан-буынга тапшырылып бирелә. Ире Федор Иванович, улы Артем автотранспорт цехында эшлиләр. Казан химия-технология институтын тәмамлаган кызы Ирина - фармакопея цехы технологы. Аларның һәркайсы өчен әниләре - иң якын, иң яраткан, газиз кеше, теләсә кайчан сүзе, эше һәм киңәше белән ярдәмгә килергә әзер. Тормыш кыенлыкларын һәм авырлыкларны лаеклы җиңәргә үзендә көч һәм түземлек таба белә. Берничә ел элек гаилә башлыгының авырып китүе Т.Щербакова өчен сынау була. Якыннары әйтүенчә, ул ире яныннан бер генә минутка да китми. Аның мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм уңышка ныклы ышанычы көтелгән нәтиҗәне бирми калмый.
Кайгыртучан кыз, яратучы хатын һәм ана, үз һөнәренең остасы - менә шундый ул Т.Щербакова. Аның янәшәсендә һәрвакыт якыннары, ышанычлы дуслары һәм коллегалары. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4300
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6200
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9600
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10300
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11200
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11500
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12000
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6500
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика