Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Химикларга дан һәм мактау

Узган шимбәдә районыбыз химиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Традиция буенча чара Карпов исемендәге химия заводы һәм "Менделеевсказот" ҖЧҖ предприятиеләре коллективлары парады белән башланды. Аларның үсеш юлы менделеевлылар биографиясе, шәһәр үсеше белән турыдан-туры бәйле. Район җитәкчесе Игорь Привалов үзенең тәбрикләү чыгышында химия тармагының гомүмән кешелек дөньясы, өлешчә алганда район өчен әһәмиятен...

Узган шимбәдә районыбыз химиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Традиция буенча чара Карпов исемендәге химия заводы һәм "Менделеевсказот" ҖЧҖ предприятиеләре коллективлары парады белән башланды. Аларның үсеш юлы менделеевлылар биографиясе, шәһәр үсеше белән турыдан-туры бәйле. Район җитәкчесе Игорь Привалов үзенең тәбрикләү чыгышында химия тармагының гомүмән кешелек дөньясы, өлешчә алганда район өчен әһәмиятен билгеләде.
- Менделеевск районы Татарстанда дистә еллар буена химия промышленносте уңышлы эшләгән бердәнбер район була. Быел Карпов исемендәге химия заводына 145 ел, "Аммоний" гиганты төзелә. Шулар исәбенә республикабыз бу өлкәдә яңадан үсеш алды, - диде Игорь Анатольевич бәйрәмнең тантаналы өлешен ачып җибәреп. Аннан район җитәкчесе бу тармакның иң тырыш хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.
РФ Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының углеводлар чималы идарәсе начальнигы Алексей Беляев, Карпов исемендәге химия заводы һәм "Менделеевсказот" предприятиеләре генераль директорлары Дамир Шәмсин һәм Фирдис Абдрахманов, Татарстанның химиклар профсоюзлары республика комитеты рәисе Татьяна Левагина котлауларга кушылдылар.

"Шаян" халык биюе ансамбле башкарган хореографик композиция бәйрәм бизәге булды.
"Менделеевсказот" предприятиесенең техник контроль бүлеге мастеры Марина Кирилова бу көнне беренче бүләк - Рәхмәт хатын алды.
- Мин преприятиедә 15 ел эшлим, җитәкчелек минем тырышлыгымны күргәнгә бик шат, - ди Марина Анатольевна. Начальнигы Надежда Сингатуллина безгә аның турында сөйләде.
- Бу өлкәдә эшләүчеләр бик игътибарлы, җаваплы, тәртипле булырга тиеш. Маринага нәкъ шундый сыйфатлар хас.
Бу көнне иртә таңнан яңгыр сибәләде, әмма ул бәйрәм итәргә теләгәннәрне куркытмады.
- Һава торышының мондый булуы безне гаҗәпләндерми. Ел саен диярлек безнең һөнәри бәйрәмдә шундый болытлы көн була. Табигать химия белән үзара килешә алмыйлар күрәсең, - диләр химиклар.
Башкала артистлары концертын менделеевлылар исләре китеп карады, ярышлары спорт сараена күчерелеп, дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары вакыйга