Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Хәл даими контрольдә

    Даими алышынып торучы һава шартлары йорт түбәләрендә - боз сөңгеләре, түбә кыекларында кар барлыкка китерә, болар беренче җылытуда ук ишелеп төшеп, кешеләргә җәрәхәт яисә автомобильләргә зыян китерергә мөмкин. Көн саен диспетчерлык службаларына түбәләрен боз сөңгеләре "бизәгән" йортларда яшәүчеләрдән шалтыратулар килә. Шәһәрлеләрнең хәбәрләре нигезендә атналык бурычлар билгеләнә. - Хәл даими контрольдә....

    Даими алышынып торучы һава шартлары йорт түбәләрендә - боз сөңгеләре, түбә кыекларында кар барлыкка китерә, болар беренче җылытуда ук ишелеп төшеп, кешеләргә җәрәхәт яисә автомобильләргә зыян китерергә мөмкин.



    Көн саен диспетчерлык службаларына түбәләрен боз сөңгеләре "бизәгән" йортларда яшәүчеләрдән шалтыратулар килә. Шәһәрлеләрнең хәбәрләре нигезендә атналык бурычлар билгеләнә.
    - Хәл даими контрольдә. Бозларны төшерү өчен мачталы күтәргеч һәм кран файдаланыла. Кар күп яуган очракта без үзбушаткыч, төягеч, грейдер һәм К-700 тракторы ярдәменә мөрәҗәгать итәбез, - ди Л.Карпов исемендәге химзаводның ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы Ринат Габдуллин.
    Подряд оешмасы карамагында - шәһәрнең иске өлеше. 3, 3а микрорайоннарындагы, Профсоюзная урамының 3, 4, 5 нче, Ушковлар урамының 1, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 11, 13 нче, Татарстан урамының 5а, Чаловский урамының 12 нче йортларындагы тәртип өчен директор Аркадий Сармаков җитәкчелегендәге "Жилэнергосервис-Менделеевск" ҖЧҖ җавап бирә. ТКХ системасын реформалаштыру кысаларында "Нептун" идарәче компаниясе эшчәнлеге оптимальләштерелде.
    - 2012 елның 1 февраленнән "Жилэнергосервис" һәм "Л.Карпов исемендәге химзавод" подряд оешмалары белән килешү төзедек. Бүгенге көндә "Нептун" идарәче компаниясе контрольлек итүче предприятие булып тора, - диде "Нептун" ИК директоры вазифаларын үтәүче Валентина Смольникова.
    Менделеевлылар ТКХ мәсьәләләре буенча 2-41-01 һәм 2-11-17 телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар.
    Гидрометүзәк фаразлары буенча, якын арада бераз җылылык көтелә. Шунлыктан шәһәрлеләрнең урамнарның куркыныч участокларында аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз, чөнки температурадагы үзгәрешләр боз сөңгеләре төшүнең төп сәбәбе булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: