Әхмәтҗановларның гаилә бәйрәме
Бу якшәмбедә гади һөнәр ияләре - торак-коммуналь хуҗалык, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан дистә еллар гомерләрен ТКХ һәм сәүдә системасында эшләүгә багышлаган шәһәрдәшләребез турында язма тәкъдим итәбез. Р.Әхмәтҗанов Бондюг поселогында туып үскән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында белем ала. Аннан бәхет эзләп...
Бу якшәмбедә гади һөнәр ияләре - торак-коммуналь хуҗалык, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан дистә еллар гомерләрен ТКХ һәм сәүдә системасында эшләүгә багышлаган шәһәрдәшләребез турында язма тәкъдим итәбез.
Р.Әхмәтҗанов Бондюг поселогында туып үскән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында белем ала. Аннан бәхет эзләп Пермь якларына чыгып китә. Кизел шәһәрендә шахтада электровоз машинисты булып берничә ел эшли. 1971 елда Чаллының гидромеханизация оешмасына кранчы булып урнаша. Аннан химия заводына слесарь булып күчә. Ун елдан соң, торак мәсьәләсен хәл итү өчен, Түбән Камадан килгән күчмә төзелеш оешмасында монтажлаучы вазифаларын башкара. 1987 елда Әхмәтҗановлар гаиләсе уңайлыклары булган өч бүлмәле фатир ала. Шуннан соң гаилә башлыгы Карпов исемендәге химия заводының сульфат тозлары җитештерү цехына слесарь булып эшкә керә. Һәм, яше җитеп пенсия рәсмиләштергәнче, лаеклы ялга чыкканнан соң да өч ел шул предприятиедә хезмәт куя.
Тынгы белмәс, куллары һәрвакыт физик эш таләп итә торган Рафаил абый дүрт стена арасында тик утыру белән ризалашмый. Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләргә баргач, кассирдан "Сезгә эшчеләр кирәкмиме?" дип кызыксына. Тегесе: "Эшләргә теләгең бармыни?" - дип сорый һәм мәгълүматны күңеленә салып куя. Күпмедер вакыттан Р.Әхмәтҗановка эш тәкъдим итәләр. Шулай итеп, коммуналь системада 13 елдан артык хезмәт куя.
- Мин кермәгән фатир, төшмәгән подвал калмагандыр, - дип искә ала ул вакытны ветеран. - Участок начальнигы Мария Шәймөхәмәтова таләпчән, шул ук вакытта гадел, кеше хәленә керә белә торган иде. Берәр җирдә төзексезлек булса, көн димәде, төн димәде, безнең белән бергә булды, резин итеген киеп подвалга да төште, кирәк икән - чардакка да менде.
Тормыш иптәше Фаина Кирилловна белән 40 елдан артык бергә гомер кичерәләр, ике ул һәм бер кыз үстереп, мөстәкыйль тормышка озатканнар, биш оныклары үсеп килә. Фаина Кирилловна халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү өлкәсе ветераны, 29 ел ОРС системасындагы кибетләрдә сатучы булып эшләгән.
Рафаил аганың фидакарь хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән, фоторәсеме Мактау тактасын бизәгән.
Бүген ул лаеклы ялда, балык тотарга ярата. Бакча участокларында - "баш агроном". Төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдән, җирдә казынудан ләззәт ала, тәм таба.
Якшәмбе көнне билгеләп үтеләчәк датаны Әхмәтҗановларның гаилә бәйрәме дип атарга була. Рафаил Миңнеханович - ТКХ, Фаина Кирилловна - сәүдә ветераны. Без дә фидакарь хезмәтләре белән Бондюг елъязмасына өлеш керткән Әхмәтҗановларны тәбриклибез, иминлек, күңел көрлеге телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.2900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.2300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.2200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.3600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.3600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.4000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.4900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралды Район башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.10300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика