Хоккейда сыналдылар
Каникул көннәрендә "Айсберг" боз сараенда аерым җанлылык сизелде. Тимераякта шуу осталыкларын шомартырга теләүчеләр боз аренасында шөгыльләнделәр, тәҗрибәлерәкләр төрле командалар өчен ярышларда көч сынады. 26-27 мартта боз түгәрәгендә "Айсберг" (Менделеевск) һәм "Ак аю" (Яр Чаллы) командалары очрашты. 1996-1997 елгы егетләр арасында җәелдерелгән ярыш айсберглыларның җиңүе белән тәмамланды, ә икенче хоккей турниры...
Каникул көннәрендә "Айсберг" боз сараенда аерым җанлылык сизелде.
Тимераякта шуу осталыкларын шомартырга теләүчеләр боз аренасында шөгыльләнделәр, тәҗрибәлерәкләр төрле командалар өчен ярышларда көч сынады. 26-27 мартта боз түгәрәгендә "Айсберг" (Менделеевск) һәм "Ак аю" (Яр Чаллы) командалары очрашты. 1996-1997 елгы егетләр арасында җәелдерелгән ярыш айсберглыларның җиңүе белән тәмамланды, ә икенче хоккей турниры 1997-1998 елгы спортчылардан торган Яр Чаллы командасына призлы урын китерде. Мондый дусларча очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев