Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби бурычны намус белән үтәргә

Елга ике тапкыр - язгы һәм көзге чакырылыш башланыр алдыннан хәрби хезмәткә озатылучыларга багышлап тантаналы чара оештыру районда матур традициягә әйләнде. "Юность" район мәдәният йортында оештырылган гамәл шул максатта уздырылды. М.Григорьева Чараны алып баручы Виктор Никифоров Ватанны саклау кебек игелекле һөнәрнең булуын ассызыклады. Булачак солдатларны, залда җыелганнарны сәламләгәннән соң, Россия...

Елга ике тапкыр - язгы һәм көзге чакырылыш башланыр алдыннан хәрби хезмәткә озатылучыларга багышлап тантаналы чара оештыру районда матур традициягә әйләнде. "Юность" район мәдәният йортында оештырылган гамәл шул максатта уздырылды.
М.Григорьева
Чараны алып баручы Виктор Никифоров Ватанны саклау кебек игелекле һөнәрнең булуын ассызыклады. Булачак солдатларны, залда җыелганнарны сәламләгәннән соң, Россия Татарстан һәм Менделеевск районы гимннарын халык аягүрә басып тыңлады.
Оборона министрының хәрби хезмәткә чакырылу турындагы чираттагы приказы белән алып баручы таныштырды.
Некрутлар, аларның әти-әниләрен, мәктәп укучылары, педагоглар, чарага җыелганнарны сәламләп, район җитәкчесе Игорь Привалов изге бурычны үтәү - илебезне саклауның бөек дәрәҗә булуын билгеләп үтте. Булачак солдатларга хәрби хезмәтне лаеклы үтүләрен, ә менделеевлыларның Ватан алдындагы казанышлары, фидакарьлекләре белән горурланачагы турында әйтте.
Хәрби комиссар Дамир Вәлиев армия хезмәтендәге шартлар һәм тәртипләр белән кыскача таныштырды, булачак солдатларга изге теләкләр җиткерде. "Очарование" ансамбле, "Патриот" клубы шәкертләренең күрсәтмә чыгышы чараның бизәге булды.
Г.Хәйретдинова, В.Костин, Р.Гайнетдинова һ.б. лар башкаруындагы җырларны тамашачы алкышларга күмде.
Тихоноводан Надежда Медведева әти-әниләр исеменнән егетләргә хәер-фатихаларын җиткерде, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Солдатка озатылучылар исеменнән И.Сәлимгәрәев чыгыш ясады һәм ышанычны акларга, намуслы хезмәт итәргә тырышачаклары турында ышандырды. Район башлыгы катнашында истәлеккә фотосүрәткә төшү тантаналы чараның онытылмас мизгеле булды.
Виктор Никифоров башкаруында Менделеевск турында җыр белән чара тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Юность” район мђдђният йортында

2
X