Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хәрби хезмәткә электрон паспорт белән

    Атна башыннан районда язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Менделеевскида 1987-1996 елларда туган 400 яшүсмер медицина тикшерүен чакыру буенча үтәргә тиеш, - дип хәбәр итте район хәрби комиссариатының чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Сергей Вележев, - ә хәрби хезмәткә 41 егетне озату планлаштырыла. Менделеевлылар коры җир гаскәрләрендә һәм хәрби-диңгез флотының дүрт хәрби округында...

    Атна башыннан районда язгы чакырылыш кампаниясе старт алды.
    Менделеевскида 1987-1996 елларда туган 400 яшүсмер медицина тикшерүен чакыру буенча үтәргә тиеш, - дип хәбәр итте район хәрби комиссариатының чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Сергей Вележев, - ә хәрби хезмәткә 41 егетне озату планлаштырыла. Менделеевлылар коры җир гаскәрләрендә һәм хәрби-диңгез флотының дүрт хәрби округында хезмәт итәчәкләр. Башка еллардагы кебек, солдатлар мобиль телефоннар, махсус сумка, акча күчерү өчен банкның пластик карталары белән тәэмин ителәчәкләр. Һәм тагын бер яңалык- электрон паспортларны гамәлгә кертү, анда медицина, демографик һәм башка мәгълүматлар күрсәтеләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: