Хөрмәт хезмәт белән яуланган
Халыкара Өлкәннәр көнендә "Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән тыл ветераны Рәшидә Миңнеәхмәтова икеләтә бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте. Бу көнне аңа 90 яшь тулды, шуңа күрә әһәмиятле вакыйга район администрациясе һәм ветераннар советы тарафыннан игътибардан читтә калмады. Юбилярны котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин аңа Президент Владимир...
Халыкара Өлкәннәр көнендә "Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән тыл ветераны Рәшидә Миңнеәхмәтова икеләтә бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте.
Бу көнне аңа 90 яшь тулды, шуңа күрә әһәмиятле вакыйга район администрациясе һәм ветераннар советы тарафыннан игътибардан читтә калмады.
Юбилярны котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин аңа Президент Владимир Путиннан исемле открытка һәм район башлыгы Игорь Приваловтан истәлекле бүләк - җылы юрган тапшырды.
Любовь Сорокина тантана хуҗасына ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының кайгыртуын һәм ихтирамын теләп мөрәҗәгать итте.
Әңгәмә барышында без ветеранның тормышыннан кызыклы фактлар турында белдек. Рәшидә Габдрахмановна хезмәт юлын Л.Карпов исемендәге химзаводның контакт цехыннан башлаган. 15 яшендә ярдәмче эшче булып урнашканда, цехның 30 ел дәвамында икенче өенә әвереләчәген күз алдына да китерми.
- Эшләргә безне ачлык мәҗбүр итте. Язмыштан зарланмадык, кыенлыклардан курыкмадык, ул чорда тамак ялына эшләргә кирәк иде, - ди ветеран.
Яраткан тормыш иптәше белән яшәгән елларын аерым җылылык белән искә ала.
- Мәгъсум яуда катнашкан. Сугыштан соң озак еллар партия райкомында, аннан соң химзаводта эшләде. Ул тыныч холыклы кеше иде, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Мин аның белән үземне якланган һәм сакланган итеп тойдым. Кызганычка каршы, Мәгъсум безне иртә калдырып китте, 62 нче яшендә хезмәткәрне коткарганда фаҗигале һәлак булды. Күптән түгел кызым да үлде. Аларның авыр туфраклары җиңел булсын.
- Әти-әни безнең өчен абруй булды. Алар тату яшәделәр. Кычкырып талашканнарын да хәтерләмибез. Әти интеллигентлы кеше иде. Казан архивында нәсел җебен барлаганда, аның дворян нәселеннән икәнен ачыкладым. Әни әле дә йорт мәшәкатьләрен башкарырга ярата. Хезмәт сөючән, игътибарлы, игелекле, - дип дәвам итә әңгәмәне юбилярның улы Рафаил.
Аның сүзләрен җөпләп, Рәшидә ханым чашкаларга хуш исле чәй сала.
- Каты итеп пешерелгән сөтле чәй яратам. Көчем бар чагында сыер тоткан идем, - ди ул һәм сүзен дәвам итә. - Мәгъсум мине Кокшанда туганнарымда кунакта чакта күргән. Абыем колхоз рәисе иде, ә Мәгъсум еш кына хуҗалык эшләре буенча килә. Бервакыт өйгә керде, ә мин төсләре уңган ситсы күлмәктә өй җыештырам һәм аңа игътибар итмим. Кулына газета алган булды. Соңыннан билгеле булганча, укыган кыяфәт кенә чыгарган, үзе мине күзәткән икән.
- Тырышып эшли идең. Мичне чиста итеп агарттың, идәнне мунчалалап юдың. Шунда гашыйк булдым, - дип еш кына искә төшерә иде ирем, бу турыда балаларга да гел сөйләде.
Хәзер Рәшидә Габдрахмановна өлкән улы белән яши. Рафаил Мәгъсумович әнисен игътибарга төрә. Икенче улы Наил гаиләсе белән Санкт-Петербургта. Рафаил яклап оныгы һәм аның баласы Тула өлкәсенең Новомосковск шәһәрендә яшиләр.
Рәшидә апаның барлыгы биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Алар әбиләре янына еш кайта алмыйлар, ләкин скайп аша даими элемтәдә торалар һәм якын кешеләренә ныклы сәламәтлек телиләр.
Лариса Кривилев, аРәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.3600
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.3500
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3800
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.7700
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5500
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.6100
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.6300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9200
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.7700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика