Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер – мәрмәрдә һәм күңелләрдә

Бөек Җиңү көне Ижевка авылы җирлегендә зур вакыйга белән билгеләнде. Күмәк көч белән якташ-сугышчыларга куелган һәйкәл яңартылды һәм аның территориясе төзекләндерелде. - Элек бу һәйкәл елга аръягында, авылның элек урнашкан урынына салынган иде, - дип сөйли җирлек башлыгы В.Пономарева. - Соңрак ул су басу зонасыннан мәктәпкә якынрак урынга күчерелде. Һәйкәлгә...

Бөек Җиңү көне Ижевка авылы җирлегендә зур вакыйга белән билгеләнде. Күмәк көч белән якташ-сугышчыларга куелган һәйкәл яңартылды һәм аның территориясе төзекләндерелде.
- Элек бу һәйкәл елга аръягында, авылның элек урнашкан урынына салынган иде, - дип сөйли җирлек башлыгы В.Пономарева. - Соңрак ул су басу зонасыннан мәктәпкә якынрак урынга күчерелде. Һәйкәлгә ремонт күптәннән таләп ителгән булса да, узган ел гына бу эшне башлап җибәрдек.
Иң башлап Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның исемлеген яңартырга кирәк иде. Яу кырыннан әйләнеп кайтмаган авылдашларымның исемнәре уелган ике мәрмәр плитәгә заказ бирдек. Бу эштә җирле осталар ирле-хатынлы Пашининнарның керткән өлеше зур булды. Алар барельеф ясадылар һәм ремонт эшләрендә актив катнаштылар.
Самариннарның күп балалы гаиләсе дә читтә калмады. Өлкәннәр дә, алар тәрбиягә алган балалар да зур энтузиазм белән һәйкәлне әйләндереп алу, аны буяу, территориясен төзекләндерүдә тырышлык куйдылар. Авылда яшәүче Диләрә Сәйфуллина да кулыннан килгәнчә ярдәмгә килде. Шулай итеп, һәлак булган авылдашларга багышланган һәйкәл сизелерлек яңартылды, анда катнашучылар үз эшләреннән канәгатьләнү хисе алдылар.
Бөек Җиңү көненә багышланган митинг та шушы урында булды. Анда фронтовик А.Сковородников, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Фидакарь хезмәтләре белән фронтка ярдәм иткән ирле-хатынлы Судаковлар да алар арасында. Сугыш башланганда Алексей Яковлевичка 14 яшь була, ул колхозда бригадир вазифасын үти, аның карамагында 30 кеше була. Һәр ветеран Җиңү көне елъязмасына үз битен язган.
Җирлек башлыгы В.Пономарева, мәктәп, "Ижминводы" санаторие вәкилләре өлкән буынга изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәктәп укучылары һәм бакча балалары искиткеч концерт әзерләде. Алар ветераннарга чәчәкләр, шарлар һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Хђтер