Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
619
0
0
Бүген без Укытучылар көнен билгелибез. Бу бәйрәм уңаеннан корреспондентлар яраткан укытучылары турында сөйләгән, мәктәп хатирәләрен яңарткан менделеевлылар белән әңгәмә кордылар. Олеся Толстогузова, 1998 елда 2 нче мәктәпне тәмамлаган: - Минем уйлавымча, кешеләрнең күпчелеге остазлары дип беренче укытучыларын исәпли. Минем өчен ул Гөлнара Фридовна Павлова. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәп еллары позитив,...
Бүген без Укытучылар көнен билгелибез. Бу бәйрәм уңаеннан корреспондентлар яраткан укытучылары турында сөйләгән, мәктәп хатирәләрен яңарткан менделеевлылар белән әңгәмә кордылар.
Олеся Толстогузова, 1998 елда 2 нче мәктәпне тәмамлаган:
- Минем уйлавымча, кешеләрнең күпчелеге остазлары дип беренче укытучыларын исәпли. Минем өчен ул Гөлнара Фридовна Павлова. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәп еллары позитив, танып белү шатлыгы, изгелек һәм мәхәббәт атмосферасы белән тулы иде. Тормыш юлымны яктыртучы дип Гөлүзә Җәүдәтовна Бондареваны исәплим. Ул - талантлы педагог, иҗади шәхес. Дәресләре кызыклы, гадәти булмаган иде. Мин КФУның Алабуга филиалында педагоглыкка укыйм һәм хәзер аның укыту методикасын камилләштерүенә күпме көч сарыф иткәнлеген аңлыйм.
Рәхилә Мехәмәтханова, 1987 елда Бәзәкә урта мәктәбен тәмамлаган:
- Быел безнең чыгарылышка 25 ел булды. Туган мәктәбебездә сыйныфташлар һәм укытучылар белән очраштык. Безгә гаҗәеп мөгаллимнәр белем бирде. Ирле-хатынлы Гыймазовларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Дамир Гарифҗанович сыйныф җитәкчебез иде, бездә математика укытты, директор да булды. Фәнен яхшы белүе белән аерылып торды, оештыру сәләтенә ия, баянда, курайда уйнады, бер генә чара да аның катнашыннан башка узмады. Шәмсия Галиевна бездә - татар балаларында - рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли алды. Ул теманы гади, ләкин тирән итеп аңлата, ныклы белемнәр бирә, мавыктыргыч дәресләр уздыра. Без шигырьләр укыйбыз (кайберләрен әле дә яттан беләм), анализлыйбыз, тәэсирләр белән уртаклашабыз. Юлыбызда шундый интеллигент, эрудицияле, безне һәм үз һөнәрләрен яраткан педагоглар булуына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.
Роза Калмыкова, 1983 елда 1 нче мәктәпне тәмамлаган:
- Бәйрәм уңаеннан физкультура укытучыларына рәхмәт белдерәсе, аларның яшьләрне тәрбияләүдәге ролен билгелисе килә. Гадәтттә, математика укытучылары, филологлар турында күбрәк сөйләнә, физкультурачылар икенче планда кала. Бу дөрес түгел. Минем ышануымча, яшьтәшләремнең күбесе мәктәп елларын искә төшергәндә физкультура дәресләренең зур шатлык китергәнен әйтерләр. Безне төрле вакытларда В.Наборщиков, П.Маяков, ирле-хатынлы Медведевлар укытты. Бөтен класс белән диярлек волейбол һәм баскетбол секцияләренә йөрдек. Софья Абдулловна һәм Николай Иванович бездә команда бердәмлеге тәрбияләделәр, спорт сәләтләребезне үстерделәр. Остазларыбыз белән бик теләп республика шәһәрләренә ярышларга йөрдек. Спорт, хәрәкәт активлыгы безнең тормышның алыштыргысыз өлеше иде, ә яраткан педагогларыбызга әле дә хөрмәтебез зур.
Александра Клюкина, 1976 елда 4 нче мәктәпне тәмамлаган:
- Минем тормышымда Елена Рувимовна Филиппова аерым роль уйнады. Нәкъ аның зирәк киңәше педагогия институтына керүемә этәргеч булды. Аны тәмамлагач туган мәктәбемә килдем, хәзер педстажым 30 ел. Үз укытучыларым янәшәсендә эшләве зур җаваплылык. Ул елларда Нэра Степановна Гыйззәтуллина, Галина Николаевна Максютина, Михаил Иванович Кузовов остазларым булдылар. Алар миңа киңәшләрен бирделәр, педагогик осталык серләре белән бүлештеләр.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барлык укытучыларга күтәренке кәеф, сәламәтлек, игелекле укучылар телим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4500
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6300
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9700
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10400
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11300
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11700
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10200
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12300
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6700
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17300
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84