С.Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында "Хәят" кул эшләре осталарының беренче район күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.
Аны ачуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимерова, аның ярдәмчесе Ләйсән Гобәйдуллина, Алабуга һәм Менделеевск имам-мөхтәсибләре Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Ирек хәзрәт Нуриев катнаштылар.
Күргәзмәдә мөселман киемнәре һәм бизәнү әйберләре, кул астындагы...
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында "Хәят" кул эшләре осталарының беренче район күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.
Аны ачуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимерова, аның ярдәмчесе Ләйсән Гобәйдуллина, Алабуга һәм Менделеевск имам-мөхтәсибләре Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Ирек хәзрәт Нуриев катнаштылар.
Күргәзмәдә мөселман киемнәре һәм бизәнү әйберләре, кул астындагы материаллардан эшләнмәләр, милли ризыклар тәкъдим ителде.
Мөнәвәрә Вәлиева:
- Кул эшләре белән ун ел мавыгам. Бүген чигү үрнәкләре, хөрмә төшләреннән, балык сөякләреннән ясаган дисбеләр, полиэтилен капчыклардан бик матур эт, газеталардан үрелгән кәрзиннәр, бизәнү әйберләре алып килдем.
Альсинә Габбасова:
- Күптән түгел хна белән татуировкалар ясый башладым. Бу сәнгать төре белән яшьләр кызыксына. Бүген бирегә килүчеләрнең кулларына төрле бизәкләр ясаячакмын.
Эльмира Закирҗанова:
- Балалар өчен мөселман киемнәре тегәм. Башлыклар, заманча яулыклар, җәйге күлмәкләр һ.б. уңайлы өс-баш киемнәре менделеевлыларга ошар дип уйлыйм.
Фәймә Мифтахова бәйләнгән шәл, жилет, башмаклар, чиккән кулъяулыклар, Фәния Бегишева сөлге үрнәкләре тәкъдим итте.
Күргәзмәдә татлы камыр ризыклары, салатлардан авыз итеп карарга, осталардан мастер-класс алырга мөмкинлек булды.
Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча күргәзмәдә катнашучыларга төрле номинацияләрдә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Беренче дәрәҗә дипломга Мөнәвәрә апа Вәлиева лаек булды, икенче - Эльмира Закирҗанова, өченче - Гүзәл Шәехова. Алар Казанда узачак күргәзмәдә Менделеевскины тәкъдим итәчәкләр.
Ирек хәзрәт Нуриев чарада катнашучыларга һәм аны оештыручыларга, мөхтәсибәт эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәтүче район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
- Күргәзмәдә оныгым Камиллага матур күлмәк алдым, татлы ризыклардан авыз иттек,- дип тәэсирләре белән бүлеште Зөлфия Хәсәншина.
Нет комментариев