Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хәйрияче дип кемне атар идегез? Сезнең хәйрияче булганыгыз бармы?

    Шул сорау белән без менделеевлыларга мөрәҗәгать иттек. Илсөяр Зыятдинова, "Кама таңнары" приюты директоры: - Мин бу категориягә бик яхшы күңелле кеше - Турайдан Рафис Мулламөхәмәтович Хәммәтовны кертер идем. Ул һәр елны приютлыларга 30-40 мең сумлык ярдәм күрсәтә. Ижёвка авылы умартачысы Мирзанур Зиннурович Корбановның керткән өлеше 50 мең сумнан артык. Ул...

    Шул сорау белән без менделеевлыларга мөрәҗәгать иттек.
    Илсөяр Зыятдинова, "Кама таңнары" приюты директоры:
    - Мин бу категориягә бик яхшы күңелле кеше - Турайдан Рафис Мулламөхәмәтович Хәммәтовны кертер идем. Ул һәр елны приютлыларга 30-40 мең сумлык ярдәм күрсәтә. Ижёвка авылы умартачысы Мирзанур Зиннурович Корбановның керткән өлеше 50 мең сумнан артык. Ул бал да, акча да бирә. Бала белән кибеткә барып, ул теләгән бүләкне сатып ала.
    2005 елдан приютка суд приставлары идарәсе шефлык күрсәтә. Алар бәйрәмгә бүләкләр бирәләр, экскурсияләр оештыралар. Ярдәмнең әһәмияте шунда, алар балалар өчен яхшы үрнәк күрсәтәләр, тормышыбызда изге эшләрнең гадәтигә әйләнергә тиешлеген дәлиллиләр.
    Андрей Андриянов, туган якны өйрәнү музее директоры:
    - "Сәүдә-җитештерү предприятиесе" ААҖ директоры Илсөяр Гобәйдуллина инде берничә ел музейга хәйрия ярдәме күрсәтә. Музейны үстерүдә аның өлеше бәяләп бетергесез. Болар - ремонт эшләре, Хәрби дан залын, "Сәүдә тарихы", "Диннәр тарихы" күргәзмәләрен ачу, төрле чаралар, язгы ташудан соң музейда су басу калдыкларын бетерүне финанслау. Күп проблемалар аның ярдәме, актив позициясе белән хәл ителә.
    Регина Зарипова, элемтә салоны менеджеры:
    - Башкалар кебек, кайвакыт хәйрия акцияләрендә һәм марафоннарда катнашам, смслар җибәрәм. Зур суммада иганә ярдәме күрсәтергә мөмкинлегем юк. Безнең подъездда аз керемле әби яшәгәндә, аңа ипи, сөт алып, пакетымны ишегенә элеп китә идем. Изге эш һәм гамәлләр суммаларда исәпләнми дип уйлыйм. Якыннарыңа җылы сүз белән дә ярдәм күрсәтергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: