Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү өчен рәхмәт!

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм ветераннар Советы инициативасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шәһәребездә сугыш ветераннарының исемнәре һәм фотосурәтләре белән, "Җиңү өчен рәхмәт!" сүзләре язылган баннерлар урнаштырыла. - Бүгенге көндә шәһәр һәм районда 31 сугыш ветераны яши. Канкойгыч сугышта фашист илбасарларын җиңеп, илебезгә имин тормыш бүләк иткән...

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм ветераннар Советы инициативасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шәһәребездә сугыш ветераннарының исемнәре һәм фотосурәтләре белән, "Җиңү өчен рәхмәт!" сүзләре язылган баннерлар урнаштырыла.

- Бүгенге көндә шәһәр һәм районда 31 сугыш ветераны яши. Канкойгыч сугышта фашист илбасарларын җиңеп, илебезгә имин тормыш бүләк иткән ветераннарыбыз турында 31 баннер һәм "Олимп" кибете янында Фомин урамы аша Бөек Җиңүгә багышлап сузылган плакат шәһәрне бизәячәк,- дип белдерде архитектура, төзекләндерү һәм торак сәясәте бүлеге начальнигы Равил Хабиров.- Баннерларны булдыруда район предприятиеләре һәм оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, аерым кешеләр иганәчелек күрсәтте.
"Строитель" ҖЧҖ хезмәткәрләре реклама конструкцияләренә, торак йортлар һәм биналар фасадларына баннерларны монтажлау эшләре белән шөгыльләнә. Әлеге максатларга шулай ук, Сәйтәк авылында туып-үскән якташыбыз Валерий Орлов йогынтысы белән, Яр Чаллының "Вертикаль" ҖЧҖ кампаниясе эшчеләре җәлеп ителгән.
-Ут-сугыш яңгыры аша үтеп, исән-имин кайткан, киләчәк буыннар бәхете өчен гомерләрен дә кызганмаган Билал Вәлиев, Хәсән Сәйфуллин, Рәйсә Евдокимова, Борис Портнов һ.б. ил сакчыларына чиксез рәхмәтлебез, алар белән горурланабыз,- дигән уйлар белән якташларыбызның фотосурәтләренә төбәлгән менделеевлылар бихисап.
Аяз күкле, тыныч, матур тормыш бүләк иткән хөрмәтле ветераннарыбыз моңа чын мәгънәсендә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары баннерлар урнаштырыла