Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – тотрыклылыкны саклау

Дүшәмбе көнне район Советы рәисе Игорь Привалов 37 нче утырышны ачып, 6 нчы сайлау округы буенча Иске Гришкин авылы депутаты Роберт Гаффаровның район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле депутатлык вәкаләтләрен тапшыруы турында гаризасын яңгыратты. - Иске Гришкин авыл җирлеге Советы карары буенча район Советы депутаты итеп Илдар...

Дүшәмбе көнне район Советы рәисе Игорь Привалов 37 нче утырышны ачып, 6 нчы сайлау округы буенча Иске Гришкин авылы депутаты Роберт Гаффаровның район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле депутатлык вәкаләтләрен тапшыруы турында гаризасын яңгыратты.
- Иске Гришкин авыл җирлеге Советы карары буенча район Советы депутаты итеп Илдар Турсинбаевич Эгамбердиев сайланды, ул районның инфраструктуралы үсеше һәм инвестицияләр идарәсе начальнигы, - дип мәгълүмат бирде Игорь Анатольевич, Илдар Турсинбаевичны котлап.
Процедуралы мәсьәләләрне раслап, депутатлар көн тәртибен тикшерүгә керештеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел миронов конфессияара һәм милли мөнәсәбәтләр торышы, Менделеевск районында иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бурычларга тукталды.
Ул билгеләп үткәнчә, районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге төрле милләт һәм конфессияләр вәкилләре арасында толерантлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелә.
Этникара мөнәсәбәтләрне гармонияле итү буенча эш "Татарстан Республикасында телләр турында", "Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында", "Милли мәдәни атономияләр турында" ТР законнары, республикада милли дәүләт сәясәте нигезендә оештырыла.
Районда мари, керәшен, рус җәмгыятьләре эшли. Һәр елны этник төркемнәрнең мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын гамәлгә ашыру белән бәйле дини юнәлештәге чаралар үткәрелә, аларда районның 16 милли фольклор коллективы, татар халык театры, "Талларым", "Камай сандугачлары" вокаль ансамбльләре катнаша. Мәгариф учреждениеләрендә туган телдә башлангыч, төп һәм гомуми урта белем алу өчен шартлар тудырылган, шулай ук районда яшәүче аз санлы халыклар өчен дә. дүртенче сыйныфтан "Дөньяви дини мәдәният нигезләре" курсы кертелә.
Укучылар республикабызда, Россия һәм башка илләрдә яшәүче халыкларның мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре һәм традицияләренә үсеп килүче буында хөрмәт, ихтирам тәрбияләү мөмкинлеге бирүче фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинар-конкурсларда катнашалар. Булачак солдатлар көне, паспорт тапшыру һ.б. шундый чараларда һәм вәгазьләр сөйләгәндә халыкны үзара тату һәм хөрмәт итеп яшәргә өндәп район мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт, Богоявление храмы башлыгы протоиерей Алексей атакай конфессияара һәм милли мөнәсәтләрне урнаштыру буенча эштә актив катнашалар.
Әлеге темага багышланган язма, материаллар "Менделеевск яңалыклары" - "Менделеевские новости" газеталарында, "Менделеевск ТВ" каналы тапшыруларында даими яктыртыла.
- Районда нинди генә иминлек булмасын, тынычланырга ярамый. Илдә һәм республикада аяк чалырга омтылучылар барлыгын беләбез. Җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклап калу буенча эшне дәвам итәргә кирәк, - диде ул.
- Менделеевск районы территориясендә яшәүче халыкларның дустанә мөнәсәбәте, толерантлыгы белән аерыла. Менделеевлылар ихластан катнашучы милли бәйрәмнәр моны дәлилли. Андый чаралар кешеләрне берләштерә, - дип өстәде рәислек итүче Игорь Привалов.
"Муниципаль служба турында" федераль закон, муниципаль служба турында ТР Кодексы, норматив-хокукый актлар нигезендә, профильле комитетлар утырышларында алдан тикшерүне исәпкә алып, депутатлар "2014-2016 елларда Менделеевск районында муниципаль службаны үстерү" Программасын, районда муниципаль службаның вакантлы идарә итүче вазифаларны алмаштыру өчен кадрлар резервы формалаштыру турында Положениене расладылар (карарлар район муниципалитетының www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында урнаштырылды).
Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов Менделеевск районында кешеләр мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат бирде.
Аның сүзләренчә, 2013 елда районга 751 мөрәҗәгать килгән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 112гә күбрәк. Шул исәптән 427 - язма гариза, 324 кеше шәхси кабул итүдә булган, 51 мөрәҗәгать электрон элемтә каналы аша җибәрелгән, 188 - югары оешмалардан. Гариза бирүчеләрнең күбесе коммуналь-көнкүреш хезмәте белән бәйле проблемаларны күтәрә - 236 (31,4%), торак мәсьәләсен - 85 (11,3%).
2014 елның беренче кварталында 127 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 93 - язма гариза. Күп проблемалар оператив хәл ителде, катлаулыраклары контрольгә куелды.
- Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала, киләчәктә дә ул федераль һәм республика законнарын тайпылышсыз үтәүгә, яшәеш белән бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә үтемле чаралар куллануга, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең халык өчен кулайлыгын һәм сыйфатлылыгын арттыруга юнәлдереләчәк, - диде Илшат Габделфәтович (карар район муниципалитетының www.mendeleevsk.tatar.ru) сайтында бастырыла).
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева тәкъдиме буенча Совет "2014 елга һәм планлы 2015-2016 елларга район бюджеты турында" 2013 елның 19 декабреннән район Советы карарына үзгәрешләрне раслады.
"Россия Федера-циясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон нигезендә, Уставны гамәлдәге законга тәңгәл китерү максатында һәм район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы вазифаларын үтәүче Елена Царёва тәкъдиме белән Совет Татарстан Республикасы "Менделеевск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар кабул итте (муниципалитетның www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында урнаштырылды).
Аннан халык депутатлары гамәлдәге законга нигезләнеп, депутатлар, район муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль вазифаны башкаручыларның вазифаи хәле белән бәйле яки служба йөкләмәләрен үтәүгә бүләк алу турында хәбәр бирү, бүләкне бәяләү һәм тапшыру, сату (сатып алу) һәм аны сатудан алынган акчаларны күчерү турында Положение расладылар (карар район муниципалитетының www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында "Норматив документлар" бүлегендә бастырыла).
Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкованың мәгъ-лүматын тыңлап, финанс-бюджет мәсьәләләре буенча комитет нәтиҗәсен игътибарга алып, район Советы Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татартсан региональ бүлеге район бүлекчәсен, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Менделеевск җирле бүлекчәсен район халкына торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче "Комфорт" ҖЧҖ, "Менделеевск Бердәм исәп-хисап үзәге"н 2014 елга җирле бюджетка күчерелергә тиешле аренда түләвеннән азат итте. (карар район муниципалитетының www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында урнаштырылды).
"Татарстанда торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында" ТР законын гамәлгә ашыруның киләчәктәге чаралары турында" ТР Министрлар Кабинетыкарарын гамәлгә ашыру, республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү һәм торак шартларын яхшыртуга кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтү максатында һәм шәһәр Башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Миләүшә Хөсәенова тәкъдиме белән депутатлар районда социаль ипотека программасы буенча торак алуга кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ итеп тану тәртибен һәм шартларын расладылар (карар район муниципалитетының www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында урнаштырылды).
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшереп, депутатлар район гимны яңгыравында үз эшләрен тәмамладылар.

Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Дњшђмбе Совет