Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яшь әнигә – 15

ЗАГС бүлегендә 2014 елга йомгак ясалды. Узган елда районда 364 бала туган (2013 елда - 395). Начальник Фаина Козырева билгеләгәнчә, күп гаиләләр икенче һәм өченче балаларын алып кайткан, өч гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән. Иң өлкән әтигә 59 яшь, әнигә - 41, иң яшь әти-әнигә 19 һәм 15 яшь. 2014 елда...

ЗАГС бүлегендә 2014 елга йомгак ясалды.

Узган елда районда 364 бала туган (2013 елда - 395). Начальник Фаина Козырева билгеләгәнчә, күп гаиләләр икенче һәм өченче балаларын алып кайткан, өч гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән. Иң өлкән әтигә 59 яшь, әнигә - 41, иң яшь әти-әнигә 19 һәм 15 яшь.
2014 елда үлү турында 370 акт теркәлгән (2013 - 384). ЗАГС статистикасы буенча, бакый дөньга ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк күчкән (193 һәм 177).
Менделеевлылар узган елга караганда пассиврак өйләнешкәннәр: 229 пар (2013 - 249). Иң өлкән парлар - 72 яшьлек кияү һәм 68 яшьлек кәләш. 137 пар аерылышырга карар кылган (2013 - 136). Барлыгы 1188 акт, юридик әһәмиятле 1864 гамәл теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ЗАГС Менделеевск яналыклары