Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җиһаз җитештерү – бизнес импульсы

    Җомга көнне республиканың башкарма комитетлары җитәкчеләре белән берлектә эшмәкәрләрнең күпсанлы делегацияләре безнең шәһәргә "Татарстанда җиһаз җитештерүнең инвестиция потенциалы һәм тармакны үстерү" темасына ТР Инвестиция үсеше агентлыгының күчмә киңәшмәсендә катнашу өчен җыелдылар. Форум башланганчы кунаклар "Юность" район мәдәният йорты фойесында оештырылган кече һәм урта бизнес субъектлары җитештергән продукция күргәзмәсе белән таныштылар....

    Җомга көнне республиканың башкарма комитетлары җитәкчеләре белән берлектә эшмәкәрләрнең күпсанлы делегацияләре безнең шәһәргә "Татарстанда җиһаз җитештерүнең инвестиция потенциалы һәм тармакны үстерү" темасына ТР Инвестиция үсеше агентлыгының күчмә киңәшмәсендә катнашу өчен җыелдылар.

    Форум башланганчы кунаклар "Юность" район мәдәният йорты фойесында оештырылган кече һәм урта бизнес субъектлары җитештергән продукция күргәзмәсе белән таныштылар. Шунда ук эшмәкәр Йосыпова пилмәннәрен һәм "Шифалы су" ЯАҖ суын дегустацияләү булды.
    Аннан соң, өч автобуска бүленеп, чарада катнашучылар шәһәрнең производство предприятиеләренә экскурсия ясадылар. Маршрут барышында алар безнең як тарихы, аның истәлекле урыннары белән таныштылар. Илсөяр Гобәйдуллина һәм Наталья Потапова экскурсоводлар ролен башкардылар, шәһәр кунакларына химия производствосын булдыруга һәм үстерүгә өлеш керткән кешеләр турында сөйләделәр.
    Шәхси эшмәкәрләр Сәлиевларның һәм Максим Масленковның җиһаз фабрикаларын карау яхшы тәэсир калдырды. Килүчеләр күргәннәрен фотога һәм видеога төшерделәр.
    - Биредә өйрәнер нәрсә бар, - дип үз фикерләрен белдерде әгерҗелеләр.
    "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ һәм "Кама-Сакс" ҖЧҖ предприятиеләрен карау да отышлы булды. Химзаводның техник директоры Илдар Шәвәлиев эшмәкәрләргә предприятие территориясендә функциональ буш мәйданнар булуы турында әйтте, завод базасында индустриаль парк төзелеше планнары белән бүлеште.
    11.00 дә "Юность" район мәдәният йортында көн темасы буенча пленар утырыш ачылды. Мәсьәләләрне тикшергәнче, "Менделеевск" МҮ әзерләгән видеофильм күрсәтелде.
    Район җитәкчесе Игорь Привалов эшлекле форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
    Ул билгеләгәнчә, Менделеевскига визиты вакытында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дигән иде: "Менделеевск үсешнең яңа импульсына мохтаҗ".
    - Һәм без бүген амбицияле бурыч - районны икътисадый имин итү өстендә эшлибез. XIX гасырда ук промышленник Ушковлар нигез салган Россия эшмәкәрлеге традицияләрен исәпкә алып, без бизнесны үстерергә тиеш һәм үстерәчәкбез дә. Нәкъ менә вак һәм урта бизнесның социаль-икътисадый үсеш нигезе икәнлеген аңлыйбыз, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
    - Минем бизнес алып баруда үз тәҗрибәм бар, власть органнарында да административ эш тәҗрибәм зур. Шуңа күрә эшмәкәрләрнең барлык проблемаларын эчтән беләм һәм аларны хәл итү юлларын күрәм. Бизнес-бердәмлек үсеш өстенлекләрен яңадан карарга тиеш. Билгеле булганча, кече бизнес күпчелек сәүдәгә һәм арадашчылык хезмәтләренә ориентлаша. Төп бурыч - бизнеска инновацион юнәлеш бирү. Эшмәкәрлек структурасында интеллектуаль һәм иҗади хезмәт лидерлык позицияләрен алырга тиеш.
    Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә түбәндәгеләрне өстенлекле дип исәплим: эшмәкәрлекне үстерүгә имин шартлар тудыру; кече һәм урта бизнесны үстерү
    юлында административ киртәләрне бетерү; бизнесны торгызуга ташламалы мохит булдыру.
    Рәислек итүче - ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җи-
    тәкчесе Линар Габделнурович Якупов кече һәм урта бизнесны үстерүнең өстенлекле сигез юнәлешен билгеләде:
    - Шулар арасында - җиһаз индустриясе, - диде ул. - Бу тармак буш диярлек. Җиһаз җитештерү бөтенләй булмаган районнар да бар. Бу дөрес түгел. Проблема өстендә эшләргә кирәк.
    22 августта Бөгелмәдә булган күчмә җыелыш беркетмәсе карарларының үтәлеше турында ТР Инвестиция үсеше Идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Сергей Головин мәгълүмат бирде.
    Менделеевск районында эшмәкәрлекне яклау механизмы һәм перспективалары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева сөйләде.
    Яр Чаллының "Яшь эшмәкәрләр советы" ҖЧҖ, "Идея комфорта" җиһаз фабрикасы җитәкчесе Иван Шигин, шәхси эшмәкәр - якташыбыз Рәмилә Сәлиева эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
    ТР Җиһазчылары ассоциациясе рәисе, "Синтекст-2" ҖЧҖ генераль директоры Максим Сперанский җиһаз тармагын үстерү перспективалары белән таныштырды.
    Форум нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде. Аның үтәлеше турында Лениногорскида булачак чираттагы күчмә киңәшмәдә игълан ителәчәк.

    Шәхси эшмәкәр Р.Сәлиева чыгышыннан:
    Моннан егерме ел элек, ил өчен авыр вакытта, без туганнардан бурычка алган старт капиталыннан кечкенә бизнесыбызны башладык.
    1995 елда Менделеевскига күчкәндә, бизнесны үстерүгә капиталыбыз һәм тәҗрибәбез бар иде. Алга таба бару максаты белән, үз көчебезне кулланып 20 м2лы "Алтынчәч" сәүдә павильонын төзедек, 2000 елда - "Ләйсән" кибетен, шәһәр базарында нокталар эшләде. Аларга Мәскәүдән үзебез хуҗалык һәм азык-төлек товарлары ташыдык. Сәүдә чәчәк атты, керемнәр артты, ирешелгәннәрдә тукталып яшәргә була иде. Ләкин без катлаулырак, әмма иҗади юл сайларга булдык.
    Әгәр җиһаз җитештерә башласак? Бизнеста кешенең шәхесе төрле яклап ачыла. Тормыш иптәшем Илдар - эшчәнлегебезнең мие, идеяләр генераторы, ирешелгәннәрдә тукталырга теләмәде. 2004 елда зур булмаган производство ачтык, үтүкләү такталарыннан башладык. Гаилә бизнесына Илдарның абыйсы Илһам җәлеп ителде, аның хатыны Гүзәл бухгалтерлык эшләрен алып барды, минем кыз туганнарыма һәм балаларына да эш табылды.
    Җиһаз җитештерү җитди якын килүне таләп итә. Янәшәдә - җиһаз шәһәре дип аталган Ульяновск, димәк өйрәнер кешеләр бар. Аннан контракт буенча осталар чакырттык, алар теләүчеләрне өйрәттеләр, шуннан ук җиһазлар да алдык. Технологик процессны үзләштереп, Чаллыда һәм Казанда күпләп сату җиһаз базарлары ачтык. Товарларны күпләп сату тәҗрибәсе булганлыктан, Пермь, Уфа, Яр Чаллы, Казан, Чувашия җитештерүчеләре белән бартер схемасы буенча эшли башладык. Быел Мәскәү өлкәсендә күпләп сату базасы ачтык.
    Кинәт килгән кризис күп җитештерүчеләрне аяктан екты. Алар исәбендә без дә зыян күрдек. Халыкның сатып алуга сәләте яртылаш диярлек кимеде. Заказга кыйммәтле җиһаз җитештерүчеләр туктап калдылар. Без бу вакытта кул кушырып утырмадык, яңа модельләр эшләдек, продукциянең ассортиментын киңәйттек, реклама белән шөгыльләндек. "Ак Барс банк"ның овердрафт средстволарын кире соравы кризис чорында иң зур проблема булды, ул гамәлдәге кредитларга процент ставкаларын да арттырды. Акча - безнең эшчәнлек коралы, әйләнеш средстволарысыз калу - бизнес өчен катастрофа. Җиһазның яңа эшләнмәләре коткарды.
    Нигә заказлы җиһаз түгел? Беренчедән андый җиһаз бай сатып алучыларны эзли, ә алар, кагыйдә буларак, танылган брендларга өстенлек бирәләр. Икенчедән, яхшы осталар юк. Җиһаз эшендә җитештерә генә түгел, комплектлаучылар һәм материаллар белән дә шөгыльләнергә кирәк. Безнең җиһазлар компактлы һәм Пермь, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан кебек ерак араларга транспортировкалау өчен уңайлы. Продукция күләмен арттыру өчен, бәяләрне көндәшләрнекенә караганда махсус түбәнрәк тоттык. Бу табыш китерми, ләкин без җитештерергә өйрәндек, безнең белән сатып алучылар кызыксынды. Безнең җиһаз кирәкле интерьер предметына әверелде.
    Иң мөһиме - үзеңә, үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышану. Чөнки заманча бизнес - зур уен, анда тактик кына түгел, стратег та булырга кирәк. 2007 елдан кул хезмәтеннән киттек, цехны суперзаманча җиһазландырдык. Технологик линияләр хәзер компьютер станоклары операторлары дип аталган белгечләрнең хезмәтен җиңеләйтеп кенә калмады, производствоның һәр участогында сыйфат та тәэмин итте.
    Әмма бизнеста проблемалар да җитәрлек: югары социаль түләүләр, дәүләт тарафыннан нормаль (5-7 елга) кредитлау булмау. Шуларның тагын берсе - җиһаз производствосында тәҗрибәле эшче куллар җитешмәү.
    Гаилә командасының иң төп казанышы - нульдән диярлек башлап, кыска вакытта җиһаз җитештерүне уңышлы оештыру, шәһәр һәм авыл халкын тотрыклы эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итеп, 100 дән артык эш урыны булдыру.
    Һәм соңгысы. Без бизнес белән генә яшәмибез, өч кызыбызны лаеклы тәрбияләргә омтылабыз. Зурысы Айгөл безнең эздән китте, Мәскәү дәүләт урман университетын тәмамлагач, гаилә эшенә кушылыр дип өметләнәбез. Киявебез Алмаз инде алыштыргысыз ярдәмче: производствоны материаллар белән тәэмин итә һәм товар тарату белән шөгыльләнә. Күптән түгел оныгыбыз туды. Тормыш дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: