Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Игелекле булып үссеннәр

    Беренче тәрбияче, беренче дуслар, беренче коллектив... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар... Халыкта борын-борыннан туган телгә, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт яшәп килгән. Ата-бабаларыбыз бу сыйфатларны югары бәяләгән. 10 нчы балалар бакчасының татар теле педагогы Мария Анисимова инде 16 ел кечкенәләрне ана теленең нечкәлекләренә...

    Беренче тәрбияче, беренче дуслар, беренче коллектив... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар...
    Халыкта борын-борыннан туган телгә, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт яшәп килгән. Ата-бабаларыбыз бу сыйфатларны югары бәяләгән.
    10 нчы балалар бакчасының татар теле педагогы Мария Анисимова инде 16 ел кечкенәләрне ана теленең нечкәлекләренә төшендерә. Аның әйтүенчә, сабыйларда бу хис-тойгыларны бик иртә тәрбияли башлау зарури һәм тәрбия процессы ата-аналар белән берлектә алып барылса гына яхшы нәтиҗәләр бирә.
    Югары категорияле тәрбияче Мария Михайловна бу һөнәрне кечкенәдән үз итә. Егерме тугыз ел дәвамында тәрбиячеме, методистмы вазифаларын яратып, күңел биреп башкара. Ул бакчага һәр көнне кояш кебек балкып килә, аналарча җылы сүзен әйтеп, һәр баланың күңелен күрә. Татар гаиләсендә тәрбияләнеп тә үз телләрендә рәхәтләнеп сөйләшә алмаган балалар өчен борчыла һәм нәниләрдә ана теленә карата җылы караш, кызыксыну уяту хакында уйлана. Тәрбияче шул юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара: яңалыкка омтыла, белем чикләрен киңәйтә. Туктаусыз эзләнүләр бушка китми: сабыйлар татар теле дәресләрен көтеп алалар. Кабинет киштәләрендә остазлары кулы белән бәйләп, тегеп, чигеп бизәгән курчаклар, битлекләр, милли бизәкле савыт-саба, төрле темага методик эшләнмәләр, альбом-стендлар урын алган. Мария Михайловна күпчелек дидактик материалларны үзе ясый. Дәресләрне һәм күптөрле чараларны бай эчтәлекле, мавыктыргыч, файдалы һәм бала күңеленә барып җитәрлек итеп үткәрергә, йолалар аша сабыйларда милли горурлык, милли хисләр тәрбияләргә тырыша.
    Бакча мөдире В.Камаева һәм коллегалары сөйләвенчә, М.Анисимова иҗади кеше: "Әкиятләр дөньясында" театр түгәрәге өчен сценарий язучы да, режиссер да, курчаклар барлаучы да.
    Экологик тәрбия буенча үз программасын, медотик кулланма әзерләгән. Шулай ук учреждениенең бар башлангычларында, төрле күләмдәге конкурс, конференция, семинарларда катнашып, уңышларга ирешә. "Ел тәрбиячесе-2010" бәйгесе, "Уңыш мәйданы" педагогик осталык конкурслары җиңүчесе.
    М.Анисимова музыкага гашыйк, кечкенәләргә дә күңелгә якын татар моңнарын өйрәтә. Бакчада узган һәр бәйрәм татар телендә номерлар белән ямьләнә, алар чараларга милли колорит өсти. Балалар менә дигән итеп шигырь дә сөйлиләр, бииләр дә, җырлыйлар да. Күптән түгел "Сандугач-2012" район татар җыры бәйгесендә аның шәкерте Ксения Япаева I дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Мондый эш алымнары кечкенәләрдә татар сәнгатенә, аның рухи мирасына мәхәббәт тәрбияли, яшь буынны милли җанлы, итәгатьле итеп үстерүгә зур этәргеч булып тора.
    Г.Тукай һәм башка язучыларыбыз әсәрләрен өйрәнү балада телне белүгә омтылыш уята. Ел агымында бакчада "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Сабантуй" кебек бәйрәмнәр үткәрү күркәм традициягә әйләнгән. М.Анисимова мондый чараларны төркем тәрбиячеләре, ата-аналар ярдәмендә әзерләп үткәрә. Ул әледән-әле хезмәттәшләре һәм район педагоглары белән бик теләп тәҗрибә уртаклаша. Үз эшенә бирелгән, тирән белемле һәм коллективта хөрмәт казанган мөгаллим "Миләшкәй" балалар бакчасының профком рәисе.
    Мария Михайловна әнисе Елизавета Алексеевна, кызлары Татьяна, Эллина өчен иң ышанычлы, үрнәк бала һәм әни.
    Тәрбияче хезмәте зур җаваплылык таләп итә. Ә М.Анисимова нәкъ менә шундый җаваплы, олы җанлы, шәфкатьле, профессиональ педагог.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: