Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле гомер юлыннан

Розалия һәм Фәйзелхак Сафиннар өчен агымдагы ел аерата истәлекле, бу көннәрдә алар 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәләр. - Безнең чорда яшьләр бер-берсен клубта, кинотеатрда күзлиләр иде. Бондюгның "Коммуна" кинотеатры да күпләрне таныштыру, кавыштыру урынына әверелде. Без дә шунда еш танцыга, фильм карарга йөрдек. Сүз катышып, бер-беребез турында белдек. Икебезнең...

Розалия һәм Фәйзелхак Сафиннар өчен агымдагы ел аерата истәлекле, бу көннәрдә алар 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәләр.
- Безнең чорда яшьләр бер-берсен клубта, кинотеатрда күзлиләр иде. Бондюгның "Коммуна" кинотеатры да күпләрне таныштыру, кавыштыру урынына әверелде. Без дә шунда еш танцыга, фильм карарга йөрдек. Сүз катышып, бер-беребез турында белдек. Икебезнең дә гаиләләр эшчеләр нәселеннән. Туганнарның күбесе үзләрен Карпов исемендәге химзаводка багышлаган, - дип сөйлиләр тыл һәм хезмәт ветераннары.
Уртак тормыш корыр алдыннан яшьләр бер-берсен сынап, дуслашып йөриләр. Озакламый Розалия белән Фәйзелхак өйләнешү карарына киләләр. Кайгысын да, шатлыгын да, мәшәкатьләрен дә уртак итеп яшиләр. Бу - хатын-кыз эше яки ир-атныкы дип тормыйча, тормыш авырлыгын бергә тарталар. Шулай булмаса, бер дигән ике кыз үстерә алырлар идеме?
Әнисә белән Әлфия, әти-әнисе үрнәгендә, тырыш, җаваплы туган җанлы. Хәзер ирләренә ышанычлы тормыш иптәшләре, дүрт балаларына назлы, сөекле әниләр, ә ата-аналарына карата кайгыртучан, шәфкатьле балалар.
Фәйзелхак Сафинович белән Розалия Шәймөхәммәтовна, заводлылар токымыннан буларак, яшьли эшче һөнәренә алыналар. Фәйзелхак слесарь-ремонтчы, һәрчак алдынгылар арасында була. Фидакарь хезмәте күптөрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Кызыл Байрак, Хезмәт орденнары белән бүләкләнә, фотосы Мактау тактасыннан төшми.
Розалия реактив тозлар цехында 40 ел эшләп лаеклы ялга чыга.
- Башкарган эшемнән канәгатьлек кичереп, нәтиҗәсенә сөенерлек итеп тырыштым, ялкауларны сөймәдем, һәр эшне җиренә җиткердем, - ди гомер буе аппаратчы буларак хезмәт юлын узган Р.Сафина.
Кырык ел медицинага тугры кызлары Әнисә әти-әниләрен "алтын баганаларыбыз", ди. Чөнки балаларының бар мәшәкатьләрендә дә, оныкларын тәрбияләүдә дә ярдәмчеләр булганнар.
Хәзер дә йорт тирәсендәге мәшәкатьләрен үзләре башкарырга тырышалар, иртә яздан өй яны бакчасында яшелчә үстерәләр.
Розалия апаның тәмле ризыклары белән кемнәр генә сыйланмаган, теләкләр тели-тели пешергән чәк-чәкләре бик күп туй мәҗлесләренең күрке булган. Сафиннарның тәрәз төпләрен аллы-гөлле чәчәкле яраннар бизи. Алар хуҗабикәнең яраткан гөлләре.
Дин юлына баскан Розалия Шәймөхәммәтовна көнен намаздан башлый һәм тәмамлый. Якыннарына, гомумән, җир кешеләренә Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, күңел сафлыгы тели. Онык, оныкчыкларын да тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, кешелекле булырга өнди. "Һәр яхшы үзгәрешне үзеңнән башларга һәм башкаларга үрнәк булып яшәргә кирәк", - дигән уй белән гомер итәләр Сафиннар. Шуңа да Аллаһы Тәгалә аларга озын гомер биргән.
Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск шђџђр џђм шђџђрлелђр ММенделеевск яналыклары

2
X