Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Игорь Привалов: “Бондюг характеры” белән теләсә нинди үрләр яуларбыз”

    Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов безнең корреспондент белән әңгәмәсендә узып баручы ел йомгаклары һәм район үсеше перспективалары турында сөйләде. - Игорь Анатольевич, 2012 ел сезнең өчен үзенчәлекле булды - Менделеевскида беренче эш елы. Ул хәтерегезгә ничек уелып калыр? - Миңа 2012 елның барлык күрсәткечләр буенча да икътисадый үсеш елы булуын...

    Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов безнең корреспондент белән әңгәмәсендә узып баручы ел йомгаклары һәм район үсеше перспективалары турында сөйләде.
    - Игорь Анатольевич, 2012 ел сезнең өчен үзенчәлекле булды - Менделеевскида беренче эш елы. Ул хәтерегезгә ничек уелып калыр?
    - Миңа 2012 елның барлык күрсәткечләр буенча да икътисадый үсеш елы булуын билгеләп үтүе куанычлы. Сәнәгать үсүенең уңай динамикасын, авыл хуҗалыгы үсешен, инвестиция ихтыяҗының югары дәрәҗәсен, төзелеш киңәйтелүне, хезмәт хакының һәм халыкның керемнәре артуны билгеләп китәргә була.
    2012 ел нәтиҗәләре буенча промышленность җитештерүе күләме узган ел дәрәҗәсенә 101,1% тәшкил итте. 2015 елда "Аммоний" ААҖ минераль ашламалар җитештерү комплексын файдалануга кертүне исәпкә алып, үсеш ике тапкырдан артык булачак һәм 212% процент тәшкил итәчәк.
    - "Менделеевск" индустриаль паркы үсеше перспективалары нинди?
    - Бүген без район территориясендә глобаль проектны - Карпов исемендәге химия заводы базасында "Менделеевск" индустриаль паркын төзүне эшләү һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнәбез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең идеяне яклады. Чаралар планы расланды, эшче төркем төзелде. Химия промышленностеның импорт җитештерүенә маркетинг тикшерүләре үткәрелә. Продукцияләре хәзерге вакытта Россия базарында сатылучы потенциаль резидентлар белән сөйләшүләр алып барыла.
    - Быел төзелеш тармагында күләмле эшләр башкарылды.
    - Төзелеш эшләре күләме 2011 ел дәрәҗәсенә карата 137,9%ка артты һәм 158 млн. сум тәшкил итте. 25,2 мең кв.м. торак, 275 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды, авария фондыннан күчерү программасы буенча 36 фатирлы йорт төзелә.
    Алты фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды. ТР Президенты яклавы белән Гассар исемендәге мәдәният сараенда ремонт башланды. Аңа 35 млн. сум үзләштерелде. 2013 елда тагын 100 млн. сум килү көтелә. Объектны 9 майга ачуны планлаштырабыз.
    Авыл җирлекләрендә социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны газлаштыру буенча зур эш башкарылды, бу максатларга 11,9 млн. сум бирелде. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә ремонт үткәрүгә өстәмә 10 млн. сум алынды.
    Район үзәк больницасының кабул итү бүлмәсен үзгәртеп кору тәмамлану стадиясендә.
    8,3 млн. сумга Набережная һәм Молодежная урамнарына су һәм газ кертү эшләре башкарылды. "Чиста су" программасы буенча Абалач, Камай һәм Илнәт торак пунктларында гомуми суммасы 10 млн. сумга су белән тәэмин итү эшләре дәвам итә.
    - 2012 ел менделеевлыларга социаль әһәмиятле биналарны ачу белән истә калды.
    - "Авыл клублары" президент программасы буенча Ижевкада мәдәни үзәк ачылу аерым әһәмияткә ия. Авылның бөтен тарихында биредә үз клублары булмаган, ә авылга 254 яшь. Кайчандыр "Шифалы су" заводының клубы булган, ләкин, су басу сәбәпле, ул җимерелгән. Авыл перспективалы, 1000 кеше яши, ел саен туучылар саны арта. "Ижминводы" курорты Менделеевск районы брендларының берсе. Хәзер талантларны үстерү генә түгел, аларны илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларга күрсәтү мөмкинлеге дә булдырылды.
    Республика программасы нәтиҗәсендә, Президент яклавы белән Песәйдә, Тойгуҗада яшәүчеләр хәзер яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларында сыйфатлы медицина ярдәме алалар. Авылда ФАП - төп дәвалану учреждениесе. Кайчакта авыруның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу өчен ярдәмне вакытында һәм сыйфатлы күрсәтергә кирәк. Песәй авыл җирлегенең үзәк усадьбасында беркайчан да ФАП өчен махсуслаштырылган бина булмады. Башта ул 19 нчы гасыр ахырында төзелгән мәчет бинасында урнашкан булган. Ә аннан соң, авария хәленә килгәч, крестьян-фермер хуҗалыгының административ бинасына күчерелгән.
    Премьер-министр Илдар Халиков катнашында Менделеевскида күпфункцияле үзәк ачылды. Ул "бер тәрәзә" принципы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итә. Халыкка уңайлылык өчен барлык службалар да бер урынга тупланган. Үзәкне формалаштырганда без гражданнарның ихтыяҗларын өйрәндек һәм аларны бу бинада максималь итеп күз алдына китердек. Күпфункцияле үзәккә көн саен уртача 50-70 кеше мөрәҗәгатть итә. Кулайлылык, сыйфат, вакытка экономия - аның эшчәнлегенең принципы шундый.
    - Һәр торак пунктта диярлек халык яшәешенең сыйфатын күтәрү буенча эшләр башкарылды.
    - Минем уйлавымча, узып баручы елны Татар Чаллысында һәм Монайда яшәүчеләр исләрендә калдырыр. Республика җитәкчелегенең аңлавы һәм яклавы белән күпфатирлы йортларда чистарту корылмаларын урнаштыру буенча тиңе булмаган проект тормышка ашырылды. Мондый технология беренче тапкыр нәкъ безнең районның торак секторында кулланылды. 6,5 млн. сумнан артык средство үзләштерелде.
    Тихоновода һәм Татар Чаллысы авылларында яшәүчеләр өчен 2012 ел башка сәбәпләр белән әһәмиятле: күпфатирлы йортларда яшәүчеләр икеконтурлы котеллар урнаштыру буенча президент программасы ярдәмендә күптән көтелгән җылылыклы һәм кайнар сулы булдылар.
    Тарихи урыннарны торгызу буенча зур эш башкарылды - 20,2 млн. сумга Яңа Кокшан поселогына өч километр юл салынды, Ушков буасын торгызуга 6 млн. сум үзләштерелде.
    Узып баручы елда авыл торак пунктларының транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелде: 25 млн. сумга 3,4 километр автомобиль юллары ремонтланды, шуларның 1,8 километры Акътәҗек, Монаш, Бөрешле, Иске Гришкин торак пунктларында. Шәһәрдә 20 млн. сумга 2,6 километр автомобиль юллары ремонтланды.
    - Район башлыгы алдына нинди бурычлар куела?
    - Районның социаль-икътисадый үсеше анализы миңа бездә зур икътисадый потенциал бар, динамикалы үсеш өчен ныклы нигез салынган дип әйтергә мөмкинлек бирә.
    Якынлашып килүче 2013 ел - химия промышленностеның иң өлкән предприятиесе - "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖнең 145 еллыгы елы. "Менделеевск" индустриаль паркы проектын тормышка ашыру кысаларында предприятиенең промышленность һәм кадрлар потенциалын максималь файдалануны планлаштырабыз.
    Планнарда - гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча йорт төзелешен тәмамлау, "Социаль ипотека" программасы буенча Татарстан урамында яңа йорт төзелешен башлау һәм файдалануга кертү.
    37,3 миллион сумга өч күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясау планлаштырыла (Трудовая, 8; Химиклар, 10; Чоловский, 14), 1 нче мәктәпкә 380 укучыга исәпләнгән янкорма төзелешен тәмамлау, Монайда клуб, Иске Гришкин, Монай авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзү. Районның Яңабирде, Камай, Илнәт, Монай, Тихоново торак пунктларында, Тын Тау поселогында газлаштыру һәм су кертү эшләре үткәреләчәк, юллар ремонтланачак. "Химик" стадионын үзгәртеп коруны һәм спорт-сәламәтләндерү комплексын капиталь ремонтлауны планлаштырабыз.
    Безнең социаль өлкәдә, кадрлар сәясәтендә, агропромышленность секторында күп кызыклы һәм перспективалы проектлар бар.
    Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов безнең районга визиты вакытында болай диде: "Менделеевск яңа үсеш импульсына мохтаҗ". Һәм без бүген амбициоз бурыч - районны икътисадый уңышлы итү өстендә эшлибез. Моның өчен бездә барлык шартлар да, ә иң мөһиме - бәһасез потенциал - менделеевлылар бар. Район күпмилләтле, хезмәт сөючән, төрле милләт вәкилләре толеранлы, тату гаиләдә, тынычлыкта һәм дуслыкта яшиләр.
    Мин "Бондюг характеры" белән теләсә нинди үрләр яуларбыз дип ышанам.
    М.Семёнова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: