Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уяулык – куркынычсызлык гаранты

"ТАТМЕДИА" ААҖ эгидасында Алабуга шәһәре хакимияте бинасының утырышлар залында узган зона семинар-киңәшмәсендә "Массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм конфессиональ мөнәсәбәтләр проблемасы, толерантлык, мәгълүмати пропаганда ярдәмендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору" темасы җитди сөйләшүгә сәбәпче булды. Л.Кривилёва Анда ТР Куркынычсызлык Советы, Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча ТР Президенты Идарәсе, Эчке...

"ТАТМЕДИА" ААҖ эгидасында Алабуга шәһәре хакимияте бинасының утырышлар залында узган зона семинар-киңәшмәсендә "Массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм конфессиональ мөнәсәбәтләр проблемасы, толерантлык, мәгълүмати пропаганда ярдәмендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору" темасы җитди сөйләшүгә сәбәпче булды.
Л.Кривилёва
Анда ТР Куркынычсызлык Советы, Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча ТР Президенты Идарәсе, Эчке эшләре министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре, районнарның террорга каршы комиссияләре секретарьлары, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Кама Аланы, Тукай, Менделеевск районнары, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре газеталарының баш редакторлары, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм югарыда күрсәтелгән районнарның иҗтимагый советлары вәкилләре катнашты.
Безнең районны район профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе З.Сәгъдиев, район башлыгы ярдәмчесе Р.Волков тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Геннадий Емельянов җыелганнарны сәламләп, территория хуҗасы буларак Алабуганың үзенчәлекле аермалыклары белән таныштырды, милләтара һәм конфессиональ мөнәсбәтләр белән бәйле проблемаларны хәл итүдә муниципалитет эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Чараны оештыручы ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык хокуклары институтлары үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук, форумны ачып, Федераль куркынычсызлык службасы әзерләгән видеофильмны карарга тәкъдим итте.
Чынбарлыктагы хәлләргә нигезләнгән сюжетлар, терроризмның халыкка никадәр дәрәҗәдә куркыныч янавын күрсәтеп, уйланырга мәҗбүр итә.
Чынлап та, без еш кына җәмәгать урыннарында караучысыз калдырылган әйберләргә, шикле күренгән кешеләргә игътибар итмибез, күршеләребезгә таныш түгел кешеләрнең еш керә башлавына хафаланмыйбыз.
- Уяулык бервакытта да артык булмый. Безнең тормышыбыз вак-төякләргә бәйле, - сюжет линиясе булган бу сүзләр төрле диндәге кешеләрне дус һәм тату яшәргә, бер-берсенә карата толерантлыкны саклап калырга өндәде.
Семинар барышында "Казан регионара экспертизалар үзәге" җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Вадим Козлов, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Валерий Власов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һ. б. лар чыгыш ясады.
Киңәшмәне йомгаклап, рәислек итүче Владимир Шевчук очрашу барышында тупланган тәкъдимнәр халык, балалар һәм яшьләр белән эшләү өчен район һәм шәһәрләрнең тиешле бүлекләренә, службаларына, ведомстволарына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына юнәлдереләчәк дип ышандырды.
Бүгенге көндә Татарстанда егермедән артык экстремистлык төркеме барлыгы билгеле.
Җыелганнарның уртак фикере буенча төп проблема - яшьләр белән эшләү. Заман яшүсмерләре кулына эләгә торган әдәбият, музыка һәм фильмнарны җентекләп өйрәнергә кирәк, чөнки яшьләр йогынтыга бик тиз бирелүчән.
Экстремизмга каршы көрәш буенча республика программасы нигезендә мәктәпләрдә экстремистлык кәефкә каршы торырга өйрәтүче махсус уку әсбаплары барлыкка киләчәк.
Журналистлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре шулай ук өйрәнү үтәчәк. Казанда экстремизмны профилактикалау укыту-методик үзәге ачу планлаштырыла.
Власть органнарын, җәмәгатьчелекне, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп уртак көч белән хәлне тотрыклы итү мөмкин булыр.
Р.Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “ТАТМЕДИА” ААЌ

2
X