Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ике буын очрашуы

    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чара социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үтте. Ике буын - сугыш һәм тыл ветераннарының 7 нче һәм коррекция мәктәбе укучылары белән очрашуын социаль яклау идарәсе белгечләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Сугыш ветераны Хәсән Сәйфуллинның хатирәләрен кунаклар тын да алмый тыңладылар. Укучыларга Курск дугасы...

    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чара социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үтте.
    Ике буын - сугыш һәм тыл ветераннарының 7 нче һәм коррекция мәктәбе укучылары белән очрашуын социаль яклау идарәсе белгечләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Сугыш ветераны Хәсән Сәйфуллинның хатирәләрен кунаклар тын да алмый тыңладылар. Укучыларга Курск дугасы янында барган сугыш турындагы истәлекләрне шул вакыйгада катнашучыдан ишетү мөмкинлеге бирелде.
    Ветераннар хоры һәм балалар катнашында музыкаль программа әзерләнде. Римма Плитман, Алсу Мөбарәкшина җыр башкардылар. Любовь Косякова, Илдар Шаһабиев нәфис сүз жанрында чыгыш ясадылар.
    Чара слайдлар белән үрелде. Алып баручылар Галина Тябина һәм Елена Әгъламетдинова сугыш тематикасын белүгә конкурс оештырдылар. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
    - Мондый чаралар яшьләрне тәрбияләү өчен әһәмиятле, - дип саный хезмәт ветераны, сугыш ветеранының толы Зинаида Нищаева.
    - Без Җиңү китергән сугыш һәм тыл ветераннарына ихластан рәхмәтле. Тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез, - диләр 7 нче мәктәп укучылары Лиана Шәйхетдинова һәм Рузилә Хангәрәева.
    Вәсилә Мортазина
    Гөлшат Гыйләҗева фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: