Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике тапкыр фронтка киткән

Ык Тамагында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Коньшин шушы көннәрдә 90 яшен билгеләде. - Беренче тапкыр сугышка 1942 елда алдылар, - дип искә ала Николай Якимович. Ул Волхов фронтындагы бәрелешләрдә катнаша, яралана. Госпитальдән соң тагын алгы сызыкка - Брянск астына китә. Бәрелешләрнең берсендә җитди контузия ала. - Ул вакытта...

Ык Тамагында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Коньшин шушы көннәрдә 90 яшен билгеләде.
- Беренче тапкыр сугышка 1942 елда алдылар, - дип искә ала Николай Якимович.
Ул Волхов фронтындагы бәрелешләрдә катнаша, яралана. Госпитальдән соң тагын алгы сызыкка - Брянск астына китә. Бәрелешләрнең берсендә җитди контузия ала.
- Ул вакытта безнең бүлекчәдән ике кеше генә калды, - дип дәвам итә Николай Якимович. - Мин аңсыз ятканмын. Сугышчан иптәшем кыр медсанчастена кадәр сөйрәп барган.
Озак дәваланганнан соң, солдатны комиссиялиләр.
Николай Коньшин сугыштан соң пристаньда кассир, бакенчы, орлык әзерләү складында хисапчы, хат ташучы булып эшли.
- Әти лаеклы ялга почтадан китте, - ди улы Геннадий. - Һәр көнне, теләсә нинди һава торышында, Бәзәкәдән ат белән газета-журналлар, хатлар ташыды.
Коньшиннар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, улларының берсе авырудан вафат була, ике ел элек хуҗабикә Валентина Егоровна да мәңгелеккә күзләрен йома.
- Әнинең үлеменнән соң әти биреште, озак авырды, - дип дәвам итә килене Людмила Максимовна. - Без аны бер генә минутка да ялгызын калдырмадык.
Бүген Николай Якимович Геннадий һәм Людмила тәрбиясендә (рәсемдә). Ветеран - I төркем инвалид, күзләре дә күрми. Вакытының күп өлешен телевизор тыңлап үткәрә.
- Украинадагы вакыйгалар өчен бик борчылам, - ди ул. - Анда 87 яшьлек энем яши.
Ветеранны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Бәзәкә җирлеге башлыгы Мансура Сәлимуллина котладылар.

Рәхилә Мирзаянова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран