Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Икенче икмәк уңышы белән шатландырды

    Безнең укучылар "Табигатьнең могҗизалы бүләге" бәйгесенә актив кушылалар. Алар арасында даими катнашучыбыз 67 яшьлек Рифкат Закиров бар. Гаилә башлыгы редакциягә бер чиләк эре бәрәңгеләр тутырып алып килгән, аларның һәрберсе берәр килограммлы диярлек, ә бер төптән бишәр килограмм чыккан. Рифкат Гәрейвич безгә менә нәрсәләр сөйләде: "Дача участогына быелгы язда биш чиләк...

    Безнең укучылар "Табигатьнең могҗизалы бүләге" бәйгесенә актив кушылалар. Алар арасында даими катнашучыбыз 67 яшьлек Рифкат Закиров бар.

    Гаилә башлыгы редакциягә бер чиләк эре бәрәңгеләр тутырып алып килгән, аларның һәрберсе берәр килограммлы диярлек, ә бер төптән бишәр килограмм чыккан.

    Рифкат Гәрейвич безгә менә нәрсәләр сөйләде: "Дача участогына быелгы язда биш чиләк орлык бәрәңгесе утырттым, кырыкны казып алдык инде, әле барысын да алып бетермәдек. Менә шундый могҗиза булды".

    Яңа "мичуринлы"мул уңыш серләре белән бүлеште.

    - Бәрәңге сортын мин үзем булдырдым, елдан-ел аны яхшырта бардым. "Дружба-5" җир кишәрлегендә 1982 елдан мәшгульмен, шуның өчен җир хәзер уңдырышлы, - дип сөйли Рифкат ага. - Өчәүләп утыртабыз: мин көрәк белән, тормыш иптәшем Сәкинә - чокырга көл, йомырка, суган кабыклары, кызыбыз Алсу бәрәңге сала. Җәй эссе булды, шуңа күрә су сипмичә булмады. Ә иң мөһиме, бу эшне барыбыз да күмәкләшеп ихластан башкарабыз. Тырышсаң табигать уңышны мулдан бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: