Икмәк фестивале
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае базасында район икмәк фестивале узды.
Чара «икмәк артеле» ведомствоара һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында һәм халыкара Икмәк көне уңаеннан узды. Анда район мәктәпләре укучылары, шәһәр халкы катнашты. Туган якны өйрәнү музее «Сугыш икмәге», «Икмәк нәрсәдән башлана» дигән интерактив күргәзмәләр әзерләде. Фестиваль кунаклары районның күмәк хуҗалыкларының барлыкка килү тарихы, туган якны өйрәнү музее фондларыннан уникаль фотосурәтләр белән таныштылар, сугыш чоры икмәге рецептын белделәр, онның ничек эшләнүен күрделәр, кыяклы үсемлекләрнең төрләрен билгеләп карадылар. Җыелганнарда борынгы рецептлар буенча пешерелгән арыш икмәген дегустацияләү аеруча зур кызыксыну уятты. Халыклар дуслыгы йортында Менделеевск райпосы һәм Алабуга азык-төлек комбинатының икмәк-күмәч эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды, милли ризыклар тәкъдим ителде. Мәдәният йорты мәйданында тамашачы алдында, чын мичтә әзерләнгән удмурт кухнясы ризыклары дегустацияләнде. Бу көнне икмәкнең тарихы, мәдәни һәм фәнни феномены турында фәнни-популяр фильм тәкъдим ителде.
Регина Абрамова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев