Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Халиков: “Менделеевлылар алдына куелган бурычлар уңышлы тормышка ашырыла”

Лариса Кривилёва Дүшәмбе көнне безнең районда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков булды. Ул узган елга йомгак ясалган район Советы утырышында катнашты. Илдар Халиков Менделеевск җирлегенә визитын үзәк район больницасын караудан башлады, анда кабул итү-диагностика һәм хирургия бүлекләрендә, реанимациядә һәм операция блогында капиталь ремонт барышы белән танышты. Бина 1998 елда төзелгән. Биредә...

Лариса Кривилёва
Дүшәмбе көнне безнең районда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков булды. Ул узган елга йомгак ясалган район Советы утырышында катнашты.
Илдар Халиков Менделеевск җирлегенә визитын үзәк район больницасын караудан башлады, анда кабул итү-диагностика һәм хирургия бүлекләрендә, реанимациядә һәм операция блогында капиталь ремонт барышы белән танышты.
Бина 1998 елда төзелгән. Биредә ремонт эшләре файдалану көненнән башкарылмаган. Федераль һәм республика программалары кысаларында бирелгән һәм "Профит" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан үзләштерелгән 8 млн. сум финанс средстволары бер ел эчендә объектка заманча кыяфәт кертергә мөмкинлек бирде.
- Эшләр бик яхшы башкарылган, бу, һичшиксез, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатында чагылыш табачак, - диде И.Халиков.
Аннан "Юность" район мәдәният йорты залында ТР Менделеевск муниципаль район Советы утырышы булды. Премьер-министр Илдар Халиковны һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены депутаты Тимур Акулов, закончалык һәм хокук тәртибе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Баш идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин һәм башкалар составындагы аны озатып йөрүче делегацияне аягүрә каршыладылар.
Район башлыгы Игорь Привалов 2012 елга районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында докладында узган елның район тарихына минераль ашламалар җитештерү буенча югары технологияле "Аммоний" ААҖ комплексы күләмле төзелеше белән керүен билгеләде.
- 2012 ел икътисадый үсеш елы булды, барлык макроикътисадый күрсәткечләр буенча да фаразлар гамәлгә ашты. Позитив факторлар арасында - сәнәгать үсүнең уңай динамикасы, инвестиция ихтыяҗы дәрәҗәсе, халыкның керемнәре арту.
Кадрлар сәясәте мәсьләләренә игътибарны юнәлтеп, район башлыгы кадрларга өстәмә мохтаҗлык проблемасын билгеләде.
Менделеевск территориясендә 2013 елның гыйнварыннан Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы булган 122 нче һөнәр училищесы эшчәнлеген башкара. Училищеда кадрлар әзерләү системасының өстенлеге булып өйрәтү процессында Карпов исемендәге химия заводы, "Менделеевсазот" предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларын, шулай ук Индустриаль парк резидентларын куллану тора. Студентлар алга таба эшкә урнаштыру белән производство практикасы үтү өчен эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.
Игорь Анатольевич Хөкүмәт башлыгына 122 нче һөнәр училищесының укыту базасын киңәйтү һәм студентлар өчен тулай торак төзү гозере белән мөрәҗәгать итте.
Район Советы депутатлары - "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, "Кама" колхозы" ҖЧҖ директоры Ибраһим галимов өстәмә докладлар белән чыгыш ясадылар.
Дамир Рәфисович предприятиенең төп җитештерү күрсәткечләрен характерлады һәм республика, район җитәкчелегенә барлык башлангычларны яклавы өчен рәхмәт белдерде. Аграр мәсьәләләр буенча даими комитет әгъзасы авыл хуҗалыгы берләшмәләрен үстерү буенча кайбер тәкъдимнәр кертте.
Совет утырышы барышында район эшчәнлеген бәяләп, Премьер-министр болай дип ассызыклады:
- Мин менделеевлылар белән еш очрашам һәм район алдына куелган бурычларның күпчелегенең үтәлүен канәгатьлек белән таныйм. Район җан башына исәпләгәндә "Төп капиталга инвестицияләр" күрсәткече буенча 2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында абсолют беренче урынны били. Бу күрсәткеч уртача республиканыкыннан 15 тапкырга югары. Шунысын да билгеләп китәргә телим, бу сан промышленность күләменең гомуми өлешендә 65 процентны биләгән "Аммоний" заводы төзелешенә инвестиция кеременнән генә түгел, башка предприятиеләрдән дә барлыкка килә. Бу район халкы өчен генә түгел, тулаем республика өчен дә җитди оптимизм чыганагы булып тора.
Шулай ук Хөкүмәт башлыгы максатчан программаларны тормышка ашыруның татарстанлыларның, шул исәптән меделеевлыларның да, иминлеген күтәрүдә сизелерлек нәтиҗәләр бирүен билгеләде:
- Татарстанда соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләрдән артык булды. Яшьләр гаиләне тулыландырудан курыкмый, чөнки дәүләт яшь гаиләләрне яклауны гарантияли. Менделеевск районында да үлүчеләр саны 10 процентка кимеде. Бу сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, яңа мәдәни һәм спорт объектларын төзүгә дәүләт салымнарының халыкка үзен уңайлырак хис итәргә мөмкинлек бирүен аңлата, - дип ассызыклады ул.
Район агропромы торышын анализлап, Илдар Халиков болай дип билгеләде:
- Узган елның имин булмаган һава торышы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең күрсәткечәренә тискәре йогынты ясады. Менделеевлылар лидерлар исемлегендә түгел, ләкин, шуңа да карамастан, салалылар хәлне үзгәртә, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар санын арттыра алдылар. Бу тенденцияне дәвам итәргә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгы җитештерүен нәтиҗәле алып барырга, тармакның рентабельлелеген күтәрергә, чәчү эшләренә әзерлекне алдан башларга кирәк. Чәчүгә әзерләнмичә, хуҗалыкларны минераль ашламалар, гербицидлар белән тәэмин итмичә торып, нәтиҗә булмаячак.
Премьер-министр сүзләренчә, район торакны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау, социаль ипотека, ветераннарны торак белән тәэмин итү, авария фондыннан күчерү программаларын тормышка ашыру өстендә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли.
Менделеевлылар күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау буенча 37 млн. сум үзләштерделәр, 179 ветеран яңа фатирлар алды.
Премьер-министр мәгълүматлаштыруны үстерүгә игътибар бирергә киңәш итте.
- Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән актив файдалану авыл халкы өчен аеруча мөһим. Кешеләрне һәр белешмә өчен шәһәргә барудан, чиновниклар бүлмәләре янында чиратта торудан коткарырга кирәк.
Аннан соң ул юл комплексы мәсьәләләренә тукталды, ТР Президенты йөкләмәсе буенча кече торак пунктларда каты катламлы юллар белән тәэмин итү программасы эшләнүе турында сөйләде.
- 2013 елда Менделеевск юллар төзелешенә һәм ремонтлауга 106,2 млн. сум алачак, - дип ышандырды ул.
Илдар Халиков йомгаклау сүзендә район җитәкчелегенә, депутатларга, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә, халыкка узган елда ирешелгән уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм районның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Президенты Указы белән Татарстан республикасы халкының сәламәтлеген саклау эшендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм уңышлары өчен терапия бүлеге мөдире Вәлиев Рәшит Мөхәммәтҗановичка "Татарстан Республикасының атказанган табибы" исеме бирелде.
Татарстан Республикасының химия промышленностен үстерүгә керткән озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм зур өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Александр Васильевич Малков, "Л.Я.Карпов ис. химия заводы" ААҖнең хлорлы барий һәм кальций җитештерү цехы хлорлы барий участогы слесарь-ремонтчысы;
Расих Әхсәнович Шәехов, "Менделеевсказот" ҖЧҖ җылылык һәм газ белән тәэмин итү цехының смена начальнигы;
Любовь Алексеевна Пискунова, "Татгазэнерго" ЯАҖ "Менделеевский" филиалының биологик чистарту корылмалары бишенче разрядлы технологик җайланмалар операторы.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга