Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Халиков: “Менделеевск – үсеш алган территория”

Районда агымдагы елның башында төзелешләренә старт бирелгән социаль мөһим 19 объектны торгызу финиш сызыгына якынлаша. Менделеевск андый күләмле төзелешләрне әле күрмәгән иде. Кыска вакыт эчендә район инфраструктурасын яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар, спорт мәйданчыклары, суүткәргечләр, юллар, урамнарны яктырту магистральләре тулыландырды. Объектлар республикабыз Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе игълан иткән...

Районда агымдагы елның башында төзелешләренә старт бирелгән социаль мөһим 19 объектны торгызу финиш сызыгына якынлаша.

Менделеевск андый күләмле төзелешләрне әле күрмәгән иде. Кыска вакыт эчендә район инфраструктурасын яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар, спорт мәйданчыклары, суүткәргечләр, юллар, урамнарны яктырту магистральләре тулыландырды.
Объектлар республикабыз Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе игълан иткән программаларны гамәлгә ашыру буенча актив эшчәнлек нәтиҗәсендә үсә.
1 сентябрьдә дүрт яңа объектны: атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча автомат станцияне, ремонттан соң мәдәният сараен, 1 нче мәктәпкә янкорма, Татарстан урамындагы 7 нче йортның икенче чиратын ачуга багышланган тантаналы чаралар булды.
Районга эш визиты белән килгән республиканың Премьер-министры Илдар Халиков менделеевлыларны бу вакыйгалар белән котлады.
Яңа янкорма -изге үзгәрешләргә
ТР Премьер-министры Илдар Халиков 1 нче мәктәпкә янкорманы ачу тантанасында катнашты.
Рәткә тезелгән мәктәп укучылары почётлы кунакларны алкышлар белән каршылады. Район башлыгы Игорь Привалов бу вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте.
- Республикада мәгарифкә зур игътибар бирелә. Белем һәм югары технологияле 21 нче гасырда Татарстан Хөкүмәте һәм Президенты ярдәме белән 400 урынга мәһабәт бина ачылу урынлы.
- Тормышта укытучыларның, мәктәпнең әһәмиятен еллар узгач кына аңлыйбыз, - диде Илдар Шәфкатович, быелгы уку елында әлеге мәктәптә парта арасына утырачак 1068 балага мөрәҗәгать итеп. - Укучыларга мавыгулы һәм уңышлы укулар телим.
Шундый сүзләр белән ул мәктәпкә интерактив комплект тапшырды.
Һәм менә тантаналы мизгел җитә - почётлы кунаклар ал тасманы кисә. Алар яңа бинага кергәч иң элек шатлыклы көлүе һәм энергиясе белән спорт залын тутырган өченче сыйныф белән очрашты.
- Без Премьер-министр белән очрашудан алган тәэсир астында, - ди мәктәп директоры Александр Степанов. - Вакыйганы түземсезлек белән көттек. Бу янкорма гына түгел, заманча җиһазланган сыйныф бүлмәләре, интерактив такталары, яхшы ашханә, китапханә, спорт залы булган башлангыч мәктәп. Без аны төзүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәтле. Түбән Камадан "Стройхимсервис" подряд оешмасы туры килүгә сөенәбез.
Илдар Халиков озак еллар намуслы хезмәтләре өчен "Стройхимсервис" ҖЧҖ директоры Фәнил Нәҗмиевны һәм участок начальнигы Минкәшиф Насыйровны ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Бәхетле һәм дулкынланган укытучылар, ата-аналар, өлкән сыйныфлар тел белгече Венера Муллахмәтова, укучылар Никита Гудовский һәм Карина Шамина чара тәмамлану турында хәбәр иткәч тә озак таралышмадылар. Алар мәйданда фотосессия оештырдылар, аралаштылар, күптән көтелгән вакыйгага шатландылар. Без тантана хуҗаларыннан тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.
Людмила Ярославцева, тәрбия эше буенча директор урынбасары, беренче сыйныф укучысының әнисе:
- Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Башлангыч мәктәп бинасын ачабыз, улым Артём беренче сыйныфка бара. Ул Татьяна Васильевна Мөхәммәдиева классында укыячак. Мин әле дә безгә җан җылысын һәм танып белү шатлыгын биргән беренче укытучымны хәтерлим. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 120 шәкерткә балаларча белемгә омтылуларын саклап калуны, үсмерләрчә акыл туплауны һәм фикерләр өлгергәнлеге телим.
Луиза Халикова, 3 "Б" сыйныфы укытучысы:
- без, педагоглар, уңайлы шартларга бик шат, шәкертләребез дә канәгатьтер дип уйлыйм.
Артур Шәрәфетдинов, мәктәп президенты, чыгарылыш:
- ике көн элек мәктәп белән саубуллашачагыбызны аңладым. Һәм алда зур тормыш көткәнен. Күңелсез булып китте. Хәзер болар турында уйлыйсы килми. Алда - сыйныфташлар, яраткан остазлар белән очрашулар, иң мөһиме - Бердәм дәүләт имтиханнары. Физика, математиканы сайладым, чөнки техник вузга керәчәкмен. Укытучыларга сәламәтлек, сабырлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яцалыклары объектларны ачу