Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Илдар Халиков:"Яңа транспорт чишелеше районның инвестицион җәлеп ителешен арттырыр"

    24 октябрьдә иртә таңнан район юллары артериясенең яңа участогында - Алабуга, Ижевск һәм "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" химия предприятиеләре арасында транспорт чишелешендә җанлылык сизелде - стратегик билгеләнештәге объектны ачу тантанасына соңгы әзерлек эшләре барды. Импровизацияләнгән сәхнә алдында парадлы униформадан төзүчеләр, район предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, милли киемнәрдә ипи-тоз белән почётлы кунакларны...

    24 октябрьдә иртә таңнан район юллары артериясенең яңа участогында - Алабуга, Ижевск һәм "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" химия предприятиеләре арасында транспорт чишелешендә җанлылык сизелде - стратегик билгеләнештәге объектны ачу тантанасына соңгы әзерлек эшләре барды.


    Импровизацияләнгән сәхнә алдында парадлы униформадан төзүчеләр, район предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, милли киемнәрдә ипи-тоз белән почётлы кунакларны каршы алырга әзерләнгән мәдәният хезмәткәрләре җыелды.
    Район җитәкчесе Валерий Чершинцев бәйрәм митингын ачты, ул проектка инвестицияләр белән ярдәм иткән Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, юлчылар бригадасына - чишелешне төзү буенча яхшы эшләре өчен.
    Менделеевлылар белән бергә мөһим вакыйга шатлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Транспорт министрлыгы федераль юллар агентлыгы рәисе Роман Старовойт, Татарстанның транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин уртаклаштылар.
    - Объектны куллануга тапшыруның Автомобильчеләр көне алдыннан булуы куанычлы, чөнки яңа транспорт челтәренең өстенлекләрен шофёрлар гына бәяли ала. Юл чишелеше хәрәкәт күп булган участокта куркынычсыз йөрү, трассаның үткәрү сәләтен арттыру, химия предприятиеләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча бурычны чишәргә булышачак, - диде Илдар Халиков.

    Почётлы кунак төзүчеләргә һәм проектлаучыларга уңышлы, сыйфатлы һәм тиз эшләүләре өчен изге сүзләр җиткерде, иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
    "Татарстан Республикасы күперләре" ААҖ проекты баш инженеры Роман Костин, участок начальнигы Ринас Шәфигуллин, "Брус" ҖЧҖ прорабы Виктор Петров ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
    Рәсми делегация объектны карап чыкканнан соң, юл киселешен үтү чишелешен ачуга старт бирде, аннан беренче булып аммиак, карбамид һәм метанол җитештерү буенча "Аммоний" югары технологияле комплекс төзелешенә җәлеп ителгән яңа "КамАЗ"лар колоннасы узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: