Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Җиңүләрдән җиңүләргә

    "Батыр" спорт мәктәбендә бокс белән шөгыльләнүче Ислам Вәлиев ярышларда даими уңышка ирешә. Күптән түгел Оренбург шәһәрендә узган уналтынчы Бөтенрәсәй турнирында да аңа тиңнәр булмады. Атказанган спорт мастеры, Европа чемпионы В.Чернышев призына оештырган очрашуда ике йөздән артык спортчы катнашты. Ислам үз авырлыгы категориясендә оста дип танылды һәм беренче урынга лаек булды....

    "Батыр" спорт мәктәбендә бокс белән шөгыльләнүче Ислам Вәлиев ярышларда даими уңышка ирешә.
    Күптән түгел Оренбург шәһәрендә узган уналтынчы Бөтенрәсәй турнирында да аңа тиңнәр булмады. Атказанган спорт мастеры, Европа чемпионы В.Чернышев призына оештырган очрашуда ике йөздән артык спортчы катнашты. Ислам үз авырлыгы категориясендә оста дип танылды һәм беренче урынга лаек булды. Җиңүчегә диплом һәм медаль тапшырылды. Яшь боксчыны тренер Марсель Шәфыйков әзерләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: