Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Иман йортларының абруен күтәрик“

    Ирек хәзрәтнең Менделеевскида эшләвенә бер ел. Бу вакыт эчендә нинди вакыйгалар, үзгәрешләр булган - әңгәмәбез шул турыда. Ирек хәзрәт, сезнең фикерегезчә, халыкны дингә нинди чаралар белән җәлеп итеп була? - Мин Пәйгамбәребез (с.г.в.) тәҗрибәсенә таянып, эшемне сүздә генә түгел, гамәлдә күрсәтергә тырышам. Җәмәгатьчелекне берләштерергә, мәчеткә йөрүчеләрне бердәм булырга өндим, шунда...

    Ирек хәзрәтнең Менделеевскида эшләвенә бер ел. Бу вакыт эчендә нинди вакыйгалар, үзгәрешләр булган - әңгәмәбез шул турыда.
    Ирек хәзрәт, сезнең фикерегезчә, халыкны дингә нинди чаралар белән җәлеп итеп була?
    - Мин Пәйгамбәребез (с.г.в.) тәҗрибәсенә таянып, эшемне сүздә генә түгел, гамәлдә күрсәтергә тырышам. Җәмәгатьчелекне берләштерергә, мәчеткә йөрүчеләрне бердәм булырга өндим, шунда гына барлык каршылыкларны җиңәргә, куйган максатка ирешергә мөмкин. Бурыч - иман йортының дәрәҗәсен күтәрү, Аллаһ йорты дип горурланып сөйләрлек булсын. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда район күләмендә ифтар мәҗлесе һәм Мәүлид бәйрәме узды. Рамазан аенда шәһәргә Төркиянең Измир шәһәре вәкиле килде, Коръәнне яттан сөйләде. Мәүлид бәйрәмендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, якын-тирә шәһәрләрдән дин әһелләре булып китте.
    Хәзер үз казаныңда гына кайнамыйча, тышкы элемтәләр дә урнаштыру мөһим - заман шуны таләп итә.
    Безнең мөселман дин кардәшләребез Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе, Мамадыш районнарында яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә. Мисал өчен, Әгерҗедә "Кичкетаң" исемле авыл көне оештырылды. Анда вәгазьләр, мөнәҗәтләр укылды, авылдан чыккан зыялы кешеләрнең чыгышы концерт номерлары белән үрелеп барды.
    Якын-тирә шәһәрләр халкының яшәү рәвеше белән танышу, алар белән тәҗрибә уртаклашу өчен Мамадышта булдык, андагы мәчетләр белән таныштык. Транспорт белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев ярдәм итте. Җәй көне Казанга җыенабыз, иман йортларына экскурсиянең әһәмияте зур дип уйлыйм.
    Балаларны җәлеп итәр өчен ниләр эшлисез?
    - Сабыйлар өчен "Кышын кошларга җим бир" акциясе оештырдык. Кызлар һәм малайлар әтиләре белән җимлекләр ясадылар. Аларны фотосурәткә төшереп, Интернетка куйдык, тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләдек. Катнашучыларга Мактау грамоталары, бүләкләр өләшенде. Каникул чорында балалар арасында фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итүче чаралар үткәрелә, Корбан бәйрәмендә кызлар һәм малайлар өчен мәҗлес оештырылды.
    Районның татар авылларындагы мәчетләрдә эшләр ничек оештырылган?
    - Иман йортларының барысында да белемле муллалар эшли, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Абалач, Бәзәкә, Песәй, Ижевкада атнага бер тапкыр халык белән очрашам, Ислам нигезләре буенча дәресләр бирәм. Социаль яклау үзәгендә, "Кама таңнары" приютында әхлак һәм тәрбия темасына чыгышлар ясыйм.
    Соңгы елларда мәчеттә никах укыту, исем кушу йолалары гадәткә әверелде. Сездә ничек?
    - Бу уңайдан мөрәҗәгать итүчеләр күп. Никах көненә ике атна алдан без яшьләргә әлеге җаваплы гамәлнең мөһим булуын, йола турында аларның ниләр белергә тиешлеген аңлатабыз. Балага исем сайлаганда әти-әни, әби-бабай белән киңәшергә кирәк дип саныйм. Чөнки исемнең мәгънәсе кеше тормышында зур роль уйный, дога кебек тәэсир итә.
    Мәчеткә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр бармы?
    - Эшмәкәрләр Назыйм Әхмәтов, Илһам Салеев, Нәзилә Гайнетдинова иганәчелек күрсәтәләр. Бүгенге көндә үз көчебез белән мәчет бүлмәләрендә, коридорда ремонт эшләре бара. Бинаның тышкы ягын һәм түбәсен яңартырга, манараны буярга кирәк. Бу эшләрдә матди ярдәм күрсәтүчеләр булыр дигән өмет белән мәчет счеты ачылды.
    Ислам кануннарын яшәү рәвеше итеп алган Мәликә Әскәрова, Фәһимә Мифтахова, Наҗия Җәләлова һ.б.лар һәр изге эштә, һәр чарада башлап йөриләр, актив канашалар, бу гамәлләргә башкаларны да җәлеп итәләр.
    Киләчәккә планнарыгыз нинди?
    - Районның дини газетасын чыгару күздә тотыла. Шәһәрнең 8 нче балалар бакчасында мөселман балалары өчен төркем булдырырга, аларга хәләл ризык юнәтергә исәплибез. Хыялда - инглиз һәм гарәп теле курслары оештыру.
    Балалар өчен "Химик" спорт сараенда "Күңелле стартлар", С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда 18-50 яшькә кадәрге яшь мөслимә әниләр өчен "Хәят" кул эшләре бәйгесе оештыру күздә тотыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына өлкән буын вәкилләре арасында Коръән уку бәйгесе планлаштырыла. Анда яу кырында һәлак булган мөселманнарга дога ирештереләчәк.
    Бүгенге көндә Теләче районындагы мөселман ятимнәр йортындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия акциясе оештырыла. Кием-салым, уенчыклар, уку кирәк-яраклары һ.б.лар белән ярдәм итеп, изгелек эшләү саваплы булыр иде.
    Һәрбарчабызга Аллаһының рәхмәтенә, бәрәкәтенә ирешергә насыйп булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: